Барлык яңалыклар
Демография
5 сентябрь , 16:23

Демография мәсьәләләре - көнүзәктә!

Демографиягә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне Самарада үткән Идел буе федераль округының демография форумында хакимият органнары, экспертлар, җәмәгатьчелек вәкилләре фикер алышты. Форумда республикасы хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе катнашты.

Демография мәсьәләләре - көнүзәктә!
Демография мәсьәләләре - көнүзәктә!

Демографиягә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне Самарада үткән Идел буе федераль округының демография форумында хакимият органнары, экспертлар, җәмәгатьчелек вәкилләре фикер алышты. Форумда республикасы хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе катнашты.

Демографиягә бәйле сорауларга җавапларны экспертлар өч дискуссия мәйданчыгында эзләде: "Авыл гаиләсе: авылда туучылар санын ничек арттырырга", "Балалы гаиләләр өчен яшәү шартлары: аларны ничек уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык итәргә", "Күпбалалылыкка ярдәм итү һәм барлык яшьтә гаилә кыйммәтләрен ныгыту".

Башкортстан корпоратив гаилә һәм демография сәясәтен үстерү, "Ачык бала тудыру йорты һәм хәстәрлекле хатын-кызлар консультациясе" концепциясе, гаилә учреждениеләре инфраструктурасын камилләштерү буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Алар уңай яктан билгеләп үтелде.

Урал Килсенбаев әйтүенчә, республикада гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга дәүләт ярдәме күрсәтү социаль сәясәт өлкәсендә өстенлеклеләрнең берсе булып тора. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары буенча гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чараларына бирелә торган акча күләме ел саен арта. Республикада күпбалалы гаиләләр өчен 20дән артык төр чара каралган. Әлеге максатларга узган елда якынча 3 миллиард сум акча юлланган.

"Балалы гаиләләр өчен яшәү шартлары: аларны ничек уңайлы һәм һәркем файдалана алырлык итәргә" дип аталган дискуссия клубында БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова чыгыш ясады.

-Башкортстанның Гаилә порталында (гаиләләр өчен махсус булдырылган мәгълүмати порталда) балалы гаиләләр өчен ташламалар һәм акцияләр оештыручы оешмаларның интерактив тактасы бар һәм ул даими рәвештә тулыланып тора. Бүгенге көндә ул шундый меңләгән оешма турында мәгълүмат җыйган, - дип сөйләде министр.

Шулай ук Ленара Иванова демографик мәсьәләләрне хәл итәргә булышучы социаль җаваплылык сәясәтен тормышка ашыру өчен бизнесны кызыксындыру чараларын да тәкъдим итте.

-Мондый кызыксыну имидж һәм репутация ягыннан өстенлек алу белән бәйле булырга мөмкин. Ул үз чиратында оешманың инвестицион яктан кызыклы булуын арттыра. Моның өчен без гаиләлә бәйле корпоратив сәясәтне тормышка ашыруда иң яхшы компанияләр рейтингын булдырабыз, -диде спикер.

Форумда катнашучыларга шулай ук балаларын тәрбияләүгә зур өлеш керткән ата-аналарны республика дәрәҗәсендә бүләкләү системасын тәкъдим иттеләр. “Ана даны” һәм “Ата-ана даны” медальләре турында сүз бара. Шулай ук республикада “Ата батырлыгы” иҗтимагый бүләге дә бар. Балаларын тәрбияләүдә  һәм гаилә кыйммәтләрен саклау һәм тергезүгә шартлар тудыруда аталарның өлешен тану практикасын форумда катнашучылар иң лаеклы чагу практика дип таныды.

Форумның үзәк вакыйгасы исә Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков чыгыш ясаган пленар сессия булды.

Министр төп бурыч – туучылар санын арттыру икәнен ассызыклады. Моның өчен күп карарларны яңадан карарга туры киләчәк, чөнки репродуктив яшьтәге хатын-кызлар саны азая.  Антон Котяков  эшләүче ата-аналарга кагылышлы яңалыклар турында әйтте. Алар арасында йөклелек һәм бала туу буенча пособие күләме 565 мең сумга кадәр артуы, эшкә чыгу-чыкмауга карамастан яшьярымга кадәрге бала караганнарга пособие, аерым категория ата-аналарга  6% ставка буенча гаилә салым вычеты һ.б.

Демография форумы барышында чыгыш ясаган катнашучы субъектлар яңгыраткан тәкъдимнәр Русиянең 2036 елга кадәрге социаль-демографик сәясәте стратегиясен булдырганда кулланылачак.

 

 

 

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: