Барлык яңалыклар
Демография
28 август , 15:57

Юл күрсәткече эшләнде

Юл күрсәткече эшләнде
Юл күрсәткече эшләнде

Башкортстан Республикасы үзенең башкаласы - Уфа шәһәренең 450 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Әһәмиятле вакыйгага әзерлек кысаларында ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан Республикасы комитеты туристларга һәм кунакларга Уфаның гына түгел, бөтен республиканың тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннары белән танышырга ярдәм итә торган юл күрсәткече эшләде. 

- Юл күрсәткеченең төп максаты - туристларны, тикшеренүчеләрне һәм тарихчыларны да кертеп, төбәгебезнең бай тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрен киң аудитория белән уртаклашу. Бүген Башкортстан дус илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән актив, нәтиҗәле сәясәтне гамәлгә ашыра, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни элемтәләрне үстерә. Әлбәттә, мондый шартларда төбәк турында актуаль мәгълүмат алуга ихтыяҗ арта, - дип сөйләде Башкортостан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты башкарма директоры Рената Локманова.

  Башкортстан буенча юл күрсәткече - ЮНЕСКО эшләре буенча БР комитетының озак вакытлы иҗади эше нәтиҗәсе. Укучылар игътибарына республика районнары, әһәмиятле объектлар һәм истәлекле урыннар турында тулы мәгълүмат тәкъдим ителә. Юл күрсәткечкә туристлар өчен күптән түгел ачылган урыннар кертелгән — мәсәлән, ЮНЕСКОның «Янган-Тау» геопаркындагы «Салават җире» тарихи-мемориаль паркы, Башкортстанның Чишмә районындагы Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юл күрсәткече туристларга гына кызыклы булмаячак. Республикага эш яки сәяхәт итәргә килгән кешеләр җыентыкта Башкортстанның мәдәни, тарихи, дини учреждениеләре, кунакханәләре, авыллары, районнары һәм шәһәрләре тарихындагы кызыклы фактлар турында кирәкле мәгълүмат таба алалар.  

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: