Уфаның «Родина» кинотеатрында «Мамино письмо» кинокартинасының премьера алды күрсәтүе узды. Яңа экран әсәрен күренекле журналист, “Спас” федераль телеканалының генераль директоры, продюсер Борис Корчевников презентацияләде.
Ябык форматта күрсәтелгән киноны карауда һәм фикер алышуда “Хатын-кыз бәхете территориясе” хәйрия фонды проектының авторы Каринэ Хәбирова да катнашты. Төп тамашачылар –журналистлар, профильле министрлык һәм ведомство вәкилләре, руханилар, сәясәтчеләр.
«Мамино письмо» – туарга да өлгермәгән балалар гомерен яклауга багышланган Русиядәге беренче тулыметражлы нәфис-документаль фильм. Ул “Спас” телеканалы тарафыннан төшерелгән. Рольләрдә: Ольга Красько, Олеся Железняк, Кристина Новикова, Николай Перминов, Юлия Бруякина, Павел Суханов һәм башкалар. Генераль продюсерлары: Борис Корчевников һәм Андрей Феофанов. Режиссеры – Александр Сукачев, сценарий авторы – Ольга Гурова.
Кино сюжетының үзәгендә – катлаулы сайлау алдында калган әниле-кызлы ике хатын-кыз. Сюжет линиясе тормыштан алынган чын кешеләрнең язмышларына бәйле документаль кадрлар белән тулыландырып барыла. Психологлар, адвокатлар, гинеколог-табиблар, руханилар аборт проблемасы белән очрашкач, аны ничек хәл итүләре турында сөйлиләр.
Кинокартинада белгечләр тарафыннан коточкыч статистика китерелә: “Росстат” мәгълүматларына ярашлы, былтыр Русия халкы 550 мең кешегә кимегән. Шул ук вакытта безнең илдә хатын-кызлар елына уртача 500меңнән алып 1 млнга кадәр аборт ясата. Ягъни ил ел саен бер миллионлы шәһәрне югалта бара булып чыга...
–Бу зур сугыш. Һәм ул Русиянең тылында бара. Нәкъ шуның өчен бу гади булмаган проблема хакында кино төшерергә булдык без. Аборт темасына сәнгать һәм журналистика мөмкинлекләре аша мөрәҗәгать иттек. Бер сәгать эчендә тамашачыга иң мөһимен җиткерергә тырыштык. Хатын-кызларны һәм ир-атларны үз балаларын үтерүгә нәрсә этәрә? Шәхсән мин булачак ана кешегә аборт ясаргамы-юкмы дигән карар кабул итүдә төп рольне ирләр уйный дип саныйм. Аборт вакытында һәм аннан соң нәрсә булганын беркем дә сөйләми бит. Бик куркыныч ул. Һәм без шуны күрсәтәбез. Аборт темасы кино өчен бик уңайсыз һәм нечкә тема, әмма башкача дәшмәү мөмкин түгел. Миллионлаган туарга да өлгермәгән русияле һәлак була бит. Бу сугышта җиңәр өчен нидер эшләргә кирәк. Чөнки җиңелсәк, без Җир йөзендә калмаячакбыз, – диде Борис Корчевников.
Әлегә кино ил буйлап ябык аудиториядә карар кабул итүчеләр – чиновниклар һәм закон чыгаручылар өчен күрсәтелә. Көзнең икенче яртысында ул «Спас» каналында киң аудиториягә чыгачак. Аннан соң онлайн платформаларда барлыкка киләчәк.
«Родина» кинотеатры фойэсында шулай ук булачак аналарга хат акциясен оештырганнар иде. Теләге булган һәр кеше авырга узган, ләкин тумаган баласының язмышын әлегә хәл итмәгән хатын-кызга хат юллый ала иде. Әлеге хат-мөрәҗәгатьләр “Спас” телеаналында укылачак.