Уфа нейрохирурглары биш айлык кызчыкка катлаулы операция ясады.
Алар баланың баш миендә җыелган цереброспиналь сыекчаны алганнар.
Уфаның 17 санлы балалар дәваханәсе табиблары ның бу катлаулы операциясе турында республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында язды.
Баш миендә тупланган сыекча баланың мине басып торган һәм гидроцефалиягә – баш мие зураюга китергән.
“Белгечләр вентрикул-перитонеаль шунтирование ясап, сыекчаны баш миеннән корсак куышлыгына китәрлек итеп махсус система урнаштыраганнар. Бу балаларга ясала торган иң нәтиҗәле алымнарның берсе”, — ди министр.
Нейрохирургларның осталыгы белән опреация бик уңышлы узды. Кечкенә пациентка инде савыгу юлында