Барлык яңалыклар
Демография
19 гыйнвар , 22:43

Сабыйлар сәламәтлеге сагында

Яңа технологияләр балаларның күрү сәләтен саклап кала.

Сабыйлар сәламәтлеге сагында
Сабыйлар сәламәтлеге сагында

Яңа технологияләр балаларның күрү сәләтен саклап кала.

Республика балалар клиник дәваханәсендә ретинопатияле (вакытыннан алда туган балаларда күрү патологиясе) сабыйларны ачыклау, күзәтү һәм дәвалау өчен шартлар тудырылган”, - дип язган республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин һәм әһәмиятле пост урнаштырган.

Дәваханәдә консультация-диагностика поликлиникасы эшли, анда балалар махсус җиһазларда - ретиналь педиатрия камерасында тикшерелә. Соңгы алты елда биредә ел саен 1500дән артык бала шундый тикшерү үтә.

Бу клиник дәваханәнең неонаталь үзәгендә мондый бәләкәчләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәләр. Монда дәвалануның иң нәтиҗәле, хәвефсез һәм дозалы ысулын - челтәр катлауның транспупиллярь паттер агуляциясен кулланалар. Бу уникаль операция сукырлыкка дучар булган балаларга күрү сәләтен саклап калырга ярдәм итә. Кечкенә кешегә гомум анестезия астында операция ясыйлар, һәм операциядән соң аларны анестезиолог-реаниматологлар һәм неонатологлар күзәтә.  Яңа технологияләр инде 500дән артык баланың күрүен саклап калган”, - дип язган Максим Забелин.

Фото:detkisuper.ru

Сабыйлар сәламәтлеге сагында
Сабыйлар сәламәтлеге сагында
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: