Барлык яңалыклар
Демография
19 ноябрь 2023, 15:15

Кемгә шундый кадер- хөрмәт тия?

Чакмагыш гимназистлары Уфага сәяхәт кылдылар

Кемгә шундый кадер- хөрмәт тия?
Кемгә шундый кадер- хөрмәт тия?

Чакмагыш гимназистлары Уфага сәяхәт кылдылар

 

- Чакмагыш гимназиясендә балаларның сәләтләрен үстерү, аларның зәвыкларын баету өлкәсендә нәтиҗәле эш алып барыла.

"Туристик хезмәтләндерү ысуллары мөмкинлеген арттыру" төбәк проектының "Мәктәп туризмы" дәүләт социаль программа нигезендә укучылар өчен Уфа шәһәренә бик мавыктыргыч сәяхәт оештырылды.

Сәяхәт 14-15 ноябрьләрдә гамәлләштерелде. Биредә уку алдынгылары, үзләренең иҗтимагый эшләрдә казанышлары белән лидерлыкка ирешкән балалар катнашты. Укучылар "Шәһәрем минем — Уфа!" исемле турда республика башкаласының бик күп истәлекле урыннарында булдылар.

Әйтергә кирәк, әлеге матур сәяхәт укучылар өчен тулаем бушлай. Тәүге көнне тарихи урыннарда булып, бөек батырларыбыз — Салават Юлаев һәм Россия Федерациясе Герое Миңнегали Шәйморатов һәйкәлләрендә булдылар. Шулай ук БР Милли музеенда уктан ату буенча мастер-класста катнаштылар.

Балалар Уфаның бик затлы "Урал Тау" кунакханәсендә кунганнар. Ә исә икенче көнне ретро машиналар музеена һәм Җиңү паркына булган сәфәрләре дә истә калырлык үткән.

Гимназия укучылары шундый күңелле сәфәргә ихлас шат. Үзләре билгеләвенчә, әлеге сәяхәт яңадан-яңа уңышларга матур-матур этәргеч бирәчәк. Чыннан да укучыларның көч җыеп, актив ял итеп, икенче чирекне тагын да зуррак уңышлар яулап тәмамлауларын теләп каласы килә, - дип яза даими авторыбыз Юлай Ниязов.

Кемгә шундый кадер- хөрмәт тия?
Кемгә шундый кадер- хөрмәт тия?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: