Барлык яңалыклар
Демография
2 ноябрь 2023, 14:40

Бер иргә ничә хатын-кыз туры килә?

Ноябрьнең тәүге шимбәсендә Бөтендөнья ирләр көне билгеләп үтелә.

Бер иргә ничә хатын-кыз туры килә?
Бер иргә ничә хатын-кыз туры килә?

Ноябрьнең тәүге шимбәсендә Бөтендөнья ирләр көне билгеләп үтелә.

   Башкортстан статистлары биргән мәгълүматларга караганда, 2023 ел башына Башкортстанда 1,928 миллион ир-егет яшәгән. Бу гомум халык  санының  47,3 процентын тәшкил итә. Шуларның 1,178 миллионы – шәһәрдә яшәүче ир-егетләр, 751 меңе – авылныкылар.

   Узган елда төбәктә 18,600 ир бала туган, 100 малайга 94 кыз туры килгән.

   2023 ел башына Башкортсанда гомер итүче 100 ир-атка 111 хатын-кыз туры килгән (30-34 яшьлекләр арасында – 99; 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында – 157). Җенесләр арасында тәңгәллек югалуга ирләрнең күпләп вафат булуы сәбәпче, дип аңлаталар моны Башстатта.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: