Барлык яңалыклар
Демография
13 октябрь 2023, 12:13

Киләсе елда ана капиталы күпме була?

Ничә процентка артачак?

Киләсе елда ана капиталы күпме була?
Киләсе елда ана капиталы күпме була?

Ничә процентка артачак?

 

2024 елда индексацияләүдән соң ана капиталы беренче балага — 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 834 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Бердәм Русия»нең программа комиссиясе утырышында хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде. Бу турыда «Российская газета» язды.

Аның сүзләренчә, сумма инфляция дәрәҗәсенә яки 7,5 процентка артачак.

Киләсе елда сертификатны бер миллионнан артык гаилә алыр дип көтелә, дип төгәллек кертте министр.

Торак шартларын яхшырту — бүгенге көндә ана капиталы акчасын куллануның иң популяр юнәлеше, дип билгеләп үттеләр Хезмәт министрлыгында. Ел башыннан 470 меңгә якын гаилә аның ярдәмендә торак шартларын яхшырткан. Популярлыгы ягыннан икенче юнәлеш — өч яшькә кадәрге балага айлык түләүне рәсмиләштерү. Аны 318 меңнән артык гаилә алган инде. Тагын 205 мең гаилә ана капиталын балаларга белем бирүгә файдаланган.

Элегрәк Дәүләт Думасында ана капиталы акчасын «ике гаилә өчен» йорт реконструкцияләүгә рөхсәт бирүче закон проекты беренче укылышта кабул ителгән иде. Бүген сертификат акчасын тулысынча бер гаилә милкендә генә булган йортны төзү яки реконструкцияләү өчен генә кулланырга мөмкин.

Фото: osnmedia.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: