Барлык яңалыклар
Демография
10 август 2023, 11:56

Сабыйлар күбрәк туган

Май аенда Башкортстанда туучылар саны арткан – 3 027 сабый дөньяга килгән, былтыр белән чагыштырганда, бу 83 балага күбрәк. Башкортстан күрсәткеч үсеше темпы буенча Идел буе федераль округында биш лидер арасына керде. Гомумән алганда, гыйнвар-май айларында республикада 14 648 бала дөньяга килгән, бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 процентка кимрәк. Ләкин бездә туучылар саны кимү темпы 2 процентка азайды. Бер ел элек ул минус 4,5% тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда,  дөньяга килгән  беренче балаларның саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган. Шул ук вакытта икенче балалар 5 процентка азрак туган, ә өченче һәм аннан соңгы балалар – 2,4 процентка азрак.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу чорда республикада туу коэффициенты 1000 кешегә 8,7 бала тәшкил иткән, бу Русия (8,5) һәм Идел буе федераль округы (7,9) буенча уртача күрсәткечтән күбрәк. Иң югары туу дәрәҗәсе  – Бөрҗән, Архангель, Әбҗәлил, Баймак, Мишкә һәм Иглин районнарында.

Халык санын саклау – дәүләтнең төп бурычларының берсе. Ата-ана гаиләдә бала тапсын өчен, аларның  иртәгәсе көнгә ышанычы булырга тиеш.

Республикада 2023-2025 елларга тууны арттыру планын расланган, ул берничә төп мәсьәләне чишүне үз эченә ала:

- абортларны киметү максатыннан йөкле хатыннарга ярдәм итү;

-репродуктив сәламәтлекне ныгыту һәм ярдәмче репродуктив технологияләрне үстерү;

 - яшь студент гаиләләренә ярдәм күрсәтү;

- күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү;

- 10 яшькә кадәрге балалары булган эшләүче ата-аналарга ярдәм итү;

- тууны арттыруның кыйммәт нигезен формалаштыру.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: