Барлык яңалыклар
Демография
8 август 2023, 19:23

3,5 ел дәвамында 1,1 меңгә якын яшь гаилә 1,3 млрд сумга якын ярдәм алган

Башкортстан Хөкүмәте яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә багышланган чараларны карады.

3,5 ел дәвамында 1,1 меңгә якын яшь гаилә 1,3 млрд  сумга якын ярдәм алган
3,5 ел дәвамында 1,1 меңгә якын яшь гаилә 1,3 млрд сумга якын ярдәм алган

Башкортстан Хөкүмәте яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә багышланган чараларны карады.

 

 Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән утырышта яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә багышланган чаралар каралды.

Башкортстан Хөкүмәте Рәисе 1 июньгә моңа ярашлы республика реестрында торак алуга социаль түләүгә өмет баглаучы гаиләләр саны 5 000 артык булуын белдерде.

–3,5 ел дәвамында 1,1 меңгә якын гаилә 1,3 млрд  сумга якын ярдәм алган. Программа гамәлдән чыккан. Шуның өчен яшьләрне торак белән тәэмин итүне тәртипкә салучы республика хокукый норматив актын кабул итәргә кирәк.

2023 елда яшь гаиләләргә торак алу өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан социаль түләүләргә 338 млн сум каралган, шул исәптә федераль бюджеттан 52 млн сум, – диде Андрей Назаров.
Премьер-министр  Башкортстан Төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Егор Рогинн тарафыннан шуңа кагылышлы тәкъдим ителгән проектны хуплады.

Проект буенча, яшь гаиләләргә социаль түләүләр тәртибе, аның күләме, бер бала туганда (яки тәрбиягә алган очракта), шулай ук республика бюджетыннан район һәм шәһәр округлары бюджетына бүлү һәм тапшыру кагыйдәләре раслана.

Андрей Назаров Башкортстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгына муниципаль район һәм шәһәр округлары хакимиятләре белән торак шартларын яхшырту таләп ителгән яшь гаиләләр исемлеге буенча инвентаризация үткәрергә кушты.

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: