Барлык яңалыклар
Демография
12 апрель 2023, 09:46

Яшең узган, дисәләр...

Бала табу яшендә чикләр куелырмы?

Яшең узган, дисәләр...
Яшең узган, дисәләр...

Бала табу яшендә чикләр куелырмы?

 

Хатын-кызларның бала табу яшен чикләүне тәкъдим иткәннәр.

 Заманча алымнар кулланып бала табу өчен хатын-кызларның яше закон дәрәҗәсендә чикләнергә тиеш. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Наталья Долгушина шулай дип белдергән. Бу хакта “Парламентская газета” язып чыккан.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре әйтүенчә, хәзерге вакытта Русия законнарында бала табу мөмкинлеге бирә торган яшь (репродуктивный возраст) дигән төшенчә юк. Шул ук вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны 49 яшь дәрәҗәсендә билгеләгән.

Русия Кеше репродукциясе ассоциациясе президенты Владислав Корсак белдергәнчә, заманча репродуктив технологияләр ярдәмендә бала табу өчен хатын-кызларга 35-40 яшькә кадәр мөмкин. Русиядә 40 һәм аннан зуррак яшьтәге хатын-кызларның 11 проценты гына шул рәвешле йөккә уза ала. Моннан тыш еллар узу белән йөклелекнең авыр узуы, зәгыйфь бала туу куркынычы арта.

Шул ук вакытта Русиядә 40 яшьтән соң ана булучылар саны арта. 2021 елда, 90нчы еллар еллардан соң рекордлы санда 56,86 мең бала тапканнар. 11 бала  60 яшьтән узган әниләрдән туган, дип хәбәр итә Росстат. Бу яшьтә бала табу өчен күпләр репродуктив технологияләр ярдәмен куллана.

 Хатын-кызның бала табу яшен закон нигезендә чикләүне тәкъдим иткәннәр. Сез моңа карата нинди фикердә?

Фото: sova-news64.ru

mt.vkpress.ru 

 

Яшең узган, дисәләр...
Яшең узган, дисәләр...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: