Барлык яңалыклар
Демография
22 февраль 2023, 10:08

Гаилә кыйммәтләрен юкка чыгару - җинаять

Гаилә кыйммәтләрен юкка чыгару - җинаять
Гаилә кыйммәтләрен юкка чыгару - җинаять

Русмя мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдин Америка һәм Европа көчләп таккан сәясәт деградациясеннән балаларны сакларга кирәк, диде. Ул көнбатыш илләре сәясәте традицион гаилә кыйммәтләрен юкка чыгара, дип белдерде.

"Федераль Җыелышка Юллама белән чыгыш ясаганда Владимир Путин: "Гаилә - ир белән хатын берлеге. Бу хакта изге китапларда - Коръәндә, Библиядә һәм Торада - да язылган. Бу кешелекне гомергә тотып торган нигез. Без Көнбатыштагы кабәхәтлекләрдән үрнәк ала алмыйбыз. Бу рухи һәлакәт, һәм без балаларыбызны аңардан сакларга бурычлы", - диде Тәлгать Таҗетдин.

"Җирдәге бар халыкларның атасы һәм анасы - Адәм белән Һава. Моны югалтмасак, без нациябезне дә, туган телләребезне дә югалтмаячакбыз, бер-беребезгә якынрак булачакбыз", - дип тә өстәде баш мөфти.

Чыганак: "Башинформ".

Фото: Олег Яровиков.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: