Барлык яңалыклар
Демография
10 февраль 2023, 11:46

Берьюлы өчәү!

Сездә игезәкләр бармы?

yarnovosti.com
yarnovosti.com

Игезәкләр – табигатьнең бер могҗизасы. Даими булмаса да, безнең якларда да игезәкләр туып тора.

Башкортстанда узган ел 408 игезәк һәм 4 өч игезәк туган.

Гомумән алганда, 2022 елда Башкортстанда ЗАГС органнары туу турында 36497 акт теркәгән, дип хәбәр итәләр Республиканың юстиция эшләре буенча дәүләт комитетыннан. 18533 малай, 17994 кыз бала туган.

Әйткәндәй, быел Әлшәй районында беренче игезәкләр туган. Әти-әнисе кызларга Лия һәм Мия дип исем кушканнар.

Дөньяга аваз салган һәр сабый сәламәт һәм бәхетле булып үссен.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: