Барлык яңалыклар
Демография
11 декабрь 2022, 15:03

Башкортстанның биш район-шәһәрендә бала туу кимүгә бара

Дәүләт ярдәм итеп тора, ник алай икән? 

Башкортстанның биш район-шәһәрендә бала туу кимүгә бара
Башкортстанның биш район-шәһәрендә бала туу кимүгә бара

Башкортстанның биш район-шәһәрендә бала туу кимүгә бара. Соңгы тугыз айда республикада 27 389 бала туган: 14 073 малай һәм 13 316 кыз.

Республика буенча бала туу дәрәҗәсе уртача 9,2% тәшкил итә. Өстәвенә, 33 районда бу күрсәткеч, төбәк буенча уртача күрсәткечкә караганда югарырак, 30ында - түбәнрәк.

2022 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча иң аз бала туу Федоровка районында күзәтелә. Анда 100 мең кешегә нибары 6,1 бала туры килә. Шулай ук Ярмәкәй (6,3) һәм Стәрлебаш районнары(7,2), Күмертау (6,9) һәм Салават (7).

 

Чыганак: ufatime.ru

Фото:unsplash.com

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: