Барлык яңалыклар
Демография
28 ноябрь 2022, 14:00

Ана капиталы арта

Кайсы очракта һәм кайчан?

Ана капиталы арта
Ана капиталы арта

Кайсы очракта һәм кайчан?

 

Икенче бала тапкан очракта капитал суммасы 779 меңгә җитәчәк!  Бу хакта  “Аңалатабыз. Башкортстан” порталы белдерә.

Әгәр гаилә икенче балага билгеләнгән акчаны алып та, тотынып өлгермәгән булса, ул 2023 елның 1 февраленнән инфляциягә ярашлы  индексацияләнә һәм шул суммага (779) җитә.

Икенче бала тугач кемнәргә  779 сум ана капиталы түләнә?

Әгәр гаилә беренче балага түләү алмаган булса, ул очракта 779 сумга җитә.  Әгәр беренче балага ана капиталы алынган булса,  бу очракта 589,5 мең сум түләнәчәк.

 Әгәр ана капиталы  өлешчә тотынылган булса, индексация аның тотынылмый калган өлешенә карата ясала.

Ана капиталын торак шартларын яхшырту (ипотека шул исәптә), белем алу, Әни кешенең пенсиясенең тупланма өлешенә салып, балага 3 яшькәчә ай саен түләүгә тотынып була.

Фото: riakchr.ru

Ана капиталы арта
Ана капиталы арта
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: