Барлык яңалыклар
Демография
24 ноябрь 2022, 14:40

Башкортстан – күпмилләте төбәк

Республикада​​ башка 100дән артык милләт вәкилләре яши.

Башкортстан – күпмилләте төбәк
Башкортстан – күпмилләте төбәк

Башкортстанда гаҗәеп милли субкультура үсеш алган һәм без аның белән бик горурланабыз, – дип башлады сүзен Республика башлыгы Радий Хәбиров ОТР эфирында республикабызда төрле милләт вәкилләренең үзара ничек яшәве турында сорау бирелгәч.

“Русияне күпмилләтле ил дип атыйбыз икән, ә Башкортстан, шулай дип әйтергә яраса, тагын да күбрәк милләтле төбәк. Иң күбе: руслар, башкортлар, татарлар, чувашлар. Республикада​​ башка 100дән артык милләт вәкилләре яши. Без элек-электән шулай бергә яшибез.

Моннан тыш, безнең ике төп динебез бар - православие һәм ислам. Бу төркемнәр үзара бәйләнгән. Бездә милләтара никахлар бик күп. Хәтта туй йолалары да катнашкан. Шулай татау яшәвебез белән горурланабыз.

Бу тарих бүген генә башланмаган. Башкортстанда беренче рус авыллары XVI гасырда ук барлыкка килгән", диде Радий Хәбиров.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: