“Герой –ана”лар кемнәр?
Быел 15 августта "Герой-ана" исемен булдыру турындагы указ имзаланды. Владимир Путин кул куйган указына ярашлы беренче тапкыр «Герой-ана» исемен бирде. Аларның берсе - Ольга Дехтяренко. Ямал-Ненец автоном округында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әни кеше гаиләдә дә ире белән ун бала тәрбияли.
Бүләкләнгән аналарның икенчесе – Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның хатыны Мәдни ханым Кадыйрова.
Бүләкләнгән аналарга югары исем һәм миллион сум акча бирелде.
Бу бүләкләргә тәкъдим ителүче аналарның (унынчы яки аннан да күбрәк) кече баласына 1 яшь тулган, ә башкалары исән-сау булырга тиеш.
Фото: grozniy.bezformata.com