Лицензияләр саны арткан.
Башкортстанда наркология эшчәнлеген алып баруга лицензиясе булган медицина оешмалары саны 6,6 процентка арткан. Республика лицензияләренең бердәм реестрында шундый 241 медицина оешмасы теркәлгән, аларның 78е — дәүләт, 7се — федераль, 156сы — шәхси милек формасында.
- Наркология - наркотик матдәләргә һәм алкогольгә физик һәм психик бәйлелеккә китергән авыруларны тикшерү һәм дәвалауны үз эченә алган медицина юнәлеше, — ди Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Евгений Трофимов.
Ул наркологиянең узган гасырның 30нчы елларында гына хроник алкоголизм проблемасына карата кызыксыну арту сәбәпле үзгә бер дисциплина буларак үсеп чыккан чагыштырмача яшь фән булуын билгеләде.