Барлык яңалыклар
Демография
18 сентябрь 2022, 22:36

"Безнең төп эш - яшьләрне берләштерү!"

Иң мөһиме - лидерларын табарга кирәк!

Иң мөһиме - лидерларын табарга кирәк!

Мәскәүдә яшәүче якташыбыз, Салават егете Эмиль Фәйзуллин безнең чорның максатчан, алдынгы карашлы, өметле лидер егетләребезнең берсе.

Эмиль Мәскәү татар яшьләре оешмасы җитәкчесе булып эшләгән елларында шушы сыйфатларын танытып, тагын да зуррак тәҗрибә туплап, бүген зур җаваплылык белән үтәгән вазифасына тәгаенләнде. Моннан дүрт ел элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Эмиль Венер улы Фәйзуллинны Татарстан Республикасының Русия Федерациясендәге Тулы вакәләтле вәкиленең җәмәгатьчелек белән элемтәләр урнаштыру, мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендә дәүләт органнары белән эш итүче урынбасары итеп тәгаенләде. Эмильнең Мәскәүдә татар яшьләре белән ничек эшләве турында “Өмет”тә мәкалә басылган иде, хәтерегездә булса. Гәзитебезнең тугры дусты белән быел август аенда Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында янә очраштык һәм аның белән әңгәмә кордык. Шуның бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Эмиль, соңгы еллар эчендә яңа вазифада тагын нинди матур эшләр аткарырга өлгердегез?

– Әйе, дүртенче ел вәкил урынбасары булып эшлим. Вәкиллек дәүләт органнары белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни, гуманитар һәм башка шундый юнәлешләрдә хезмәттәшлек буенча эш алып бара, кыскача әйтсәк, Мәскәү – Татарстан арасында күпер булып торабыз. Шул ук вакытта татар иҗтимагый оешмалары белән дә эшлибез. Безнең якташлар берлеге көчле, ул татарлардан гына тормый. Татарстанда туган, анда яшәгән, республика белән ниндидер җепләр тоташтырып торган кешеләрне, төрле милләт вәкилләрен мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендә берләштерәбез.

Уку йортлары белән килешүләр төзү, яшьләргә белем алуга яңа юллар ачу да – зур бурычларыбызның бер юнәлеше. Мәскәү белән югары уку йортлары арасында килешүләр төзегәндә аларның практикасын кулланабыз. Төбәкләрдәге башка шәһәрләр дә шулай ук мегаполиска әвереләчәк. Мәскәү тәҗрибәсе төбәкләргә дә барып җитәчәк, яшьләр яңалыкларны аңлап, аларны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Киләчәк глобальләшү чорында яшәргә өйрәнү мөһим бүген. Шул инструментлар зур ярдәм итә, санлы технологияләр заманы, саннар, саннар – алар төрле тармакта зур урын алып тора.

– Яшьләр оешмасында эшләгән елларда нәтиҗәле чаралар оештырдыгыз. Яшьләр – илебезнең дә, милләтнең дә киләчәге! Бүген бу максатны ныгыту юнәлешендә нинди эшләр алып барыла? Глобальләшү нәрсәнедер югалтуга да китерә дип уйламыйсызмы?

– Чынбарлыкта, бүгенге процесслардан күренеп тора, кешеләр яңа шартларга яраклаша, ягъни адаптация үтә. Яңа белемнәр ала. Шул вакытта мөһим проблемалар төшеп калуын күрәбез. Кайдадыр әби-бабайлар урыс телен начар белсә, оныклары белән аралаша алмый. Шулкадәр үсеш көчле. Ә шул ук вакытта яшьләр татар телен белми. Сөйләшми, хәтта кайберләре бөтенләй аңламый да. Алфавит үзгәрү сәбәпле дә күп нәрсәне югалттык. Кабер ташларында язылган гарәпчә язмаларны укый алган кешеләр сирәк хәзер. Ә гарәпчә укый белүчеләре татарча укый белми. Тагын утыз елдан соң татарча сөйләәшкән балалар калмавы ихтимал.

Вәкиллек каршында яшьләр советы эшли. Безнең төп эш – Мәскәү тирәсендә укучы, анда яшәүче яшьләрне берләштерү. Яшьләр эшләрен алып барганда дөрес система булырга тиеш. Мәскәүгә төбәкләрдән меңәрләгән яшьләр агыла. Кемдер укырга, кемдер эшкә кереп китә. Аларның буш вакытлары бар. Ул вакыт файдага китсен өчен ниндидер эшкә җәлеп итәргә кирәк. Бу юнәлештә аларның теләге һәм максаты да исәпкә алынырга тиеш.

Олылар әйтер: “Кеше үз-үзен табарга тиеш”, дияр. Әмма тәҗрибәсез кешегә дөрес юл табу, дөрес сукмакка төшү авыр һәм катлаулы булуы ихтимал, ул күп вакыт югалтып, илһамы, дәрте сүнүе мөмкин. Менә шуның өчен бу юнәлештә остазлардан һәм алган белеменнән күп нәрсә тора. Без яшьләргә остаз булырга тырышабыз – аларны үзебезгә чакырабыз, үсеш өчен шартлар тудырабыз. Узган елларда егетләр-кызлар белән йөздән артык төрле чаралар оештырылды. Мәскәүнең әйдәүче югары уку йортларында ике дистәгә якын якташлар берлеге эшли. Андагы якташлык һәм яшьләр активлары егет-кызларны матур идеяләр тирәли берләштерү эшен алып бара. Иң зур якташлык көче МГИМО һәм И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ университеты каршында.

–Уйлап карасаң, якташлар оешмасы шактый зур булып чыга икән. Сезгә ничек кушылалар?

–Татарстан якташлыгы Мәскәүдә иң зуры булып санала. Яңадан-яңа элемтләрне булдыруда матбугат үзәге яхшы эшли. Безне табуы җиңел, чаралар турында сайтта, социаль челтәрләрдә эшләребез турында даими хәбәрләр урнаштырабыз. Барлык чит төбәкләрдән дәүләт театрларының, Башкортстан театрларының да шул исәптән, Мәскәүгә килүен хәбәр итеп, аларны оештыруда ярдәм итәбез. Әйткәндәй, Башкортстан вәкиллеге белән тыгыз элемтәдә. эшлибез.

Мәгариф буенча түгәрәк өстәлләр үтә. Зур концертлар оештырабыз. Шундый бәйрәмнәрдә, шоуларда аеруча җиңел танышалар. Соңгы дүрт елда яшьләр ифтары уздырдык, егетләр-кызлар анда бик күмәк киләләр, икешәр йөз яшь кеше җыелды. Шундый урыннарда бер-берсен сыныйлар, дуслашалар. Эзләгән кеше безне тиз таба ала. Әйтик , “Чикләвек” квизы уңышлы проект булып чыкты. Ул яшьләрнең үз татар дөньясын – татар тарихын, мәдәниятен, телен никадәр белүен ачыклауга багышланган. Проект буенча, кеше зур команда җыярга тиеш. Килеп чыга бит, киләләр. Яшьләрнең энергиясе күп, зур команда итеп берләштерүгә, аларга иҗат юнәлеше бирер мөмкинлекләр туып тора. Иң мөһиме – лидерларын табарга кирәк. “Хәрәкәт” проектын уздырырга булгач, кеше җыя алмабыз дип уйладык. Ә нәтиҗәдә мең кеше җыелды. Җиде ел рәттән бик уңышлы барды ул һәм шунда рухланып, яшьләр башка проектларга да кушылып киттеләр. Әйткәндәй, “Чикләвек”нең соңгысы Ризаэддин Фәхретдин темасына багышланган иде. Нык шикләнгән идек, әмма егетләр-кызлар бик уңышлы эшләде, булдырдылар! Безнең яшьләр Мәскәү төбәгенең иҗтимагый тормышында зур уңай роль үти.

–Бу проектлар уңышларны таныта дисең, Эмиль, ә нинди җитешсезлекләрне ача алар?

–Милли мәгарифне үстерергә кирәк! Тукайны да ныклап белмәгән яшьләр күп. Тарихны нык белергә кирәк. Мәгариф программасында тулы тарих, бөтен мәгълүмат та кертелмәгән. Кем икәнлегеңне, тарихыңны белергә тиешсең. Һәм, гомумән, белемле булырга кирәк. Белемле кешегә һәрвакыт җиңелрәк була. Ә үсешкә мөмкинлекләр күп бездә. Максатлар яки хыяллар – һәркемнең үзенчә. Иң мөһиме, ышанып, туктамыйча алга омтылырга, ә динамика бертөрле генә түгел.

–Әлегә өйләнмәгән егет белән яшьләр арасында никахка караш турында да сөйләшми калып булмый. Никах сәгате ераклаша кебек, Эмиль,сәбәбе нидә икән?

– Барысы да кешенең үз башына (аның булуына һәм булмавына), аңына, уйларына бәйле. Читкә укырга китеп, тулы ирек мөмкинлекләре ачыла. Шулай итеп, никахка керергә ашыкмауның бер сәбәбе – мохит, аннары әби-бабайлар, әти-әни дә ерак, гаилә корырга кирәк дип “башны ашамыйлар”. Бүген күпләр идеал эзли, шул уйларыннан старт ала, ә бит һәркайсыбызның кимчелекләре бар. Никахлашкач, шуларны кичереп яшәргә тиеш таләпләр арта. Шуларны уйлап, кеше берүзе яшәүгә өйрәнә бара. Һәр мөнәсәбәттә дә ике як та тырышырга тиеш – “әзер продукт” аласың килсә, син үзең дә “әзер продукт” булырга тиешсең.

– Кызлар ир-егетләргә карата артык зур матди таләпләр куймыймы?

– Безнең яшьләрнең кайсылары әби-бабайлары тәрбиялгән менталитет чикләрендә кала әле. Кемнәрдер Европа яшәешен күреп, шуңа омтыла. Тагын бер сәбәп – страховкалау! Әйтик, машинага страховка бар, мөлкәткә бар. Хатын-кызларның да үз гомерен страховкаларга хакы бар дип уйлыйм. Әйтик, гаилә коргач та матди база кирәклеге ачык күренә: балалар бакчалары, мәктәпләр коммерцияле, бәлки анда татар теленә дә өйрәтәләрдер... Баланы йөртер өчен – машина, яшәр өчен торак кирәк. Юктан чыкмаган бу таләпләр. Перспективага карап алынадыр. Шул ук вакытта хатын-кызларга зирәк булырга кирәк. Әгәр туташ бүген шундыйны эзли икән, шул уңышларга бергә барып җитәргә тырышу да булса әйбәт. Акчалы егет булса да, ул мөмкинлекләр егеткә каян килгән – үзе эшләп алганмы, әти-әнисенекеме? Бәлки, иртәгә ул байлык юкка чыгар?! Акча да бер бетә. Гаиләнең ныклыгы ике якның да тырышлыгыннан тора.

–Булачак хатыныгыз нинди булырга тиеш?

–Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк, диләр. Башта матурлыгына да карыйсың инде.ул Аннары иң мөһиме, өйгә кайткач, сөйләшерлек уртак сүзең бармы? Менә шул, аңлашып яши торган булырга тиеш. Минемчә, хатын-кыз ирнең акыллы сүзен тыңлый белергә, зирәк булырга тиеш. Гел “юк" дип үзенекен каерса, уртак тормыш барып чыкмый ул.

– “Өмет” укучы дусларга нинди теләкләрең бар?

–“Өмет”не укырга кирәк. Укудан туктамаска. Мин үзем укыйм. Анда барысы да тупланып, иң кирәклесе бер гөлләмә итеп бирелә.“Өмет”не әби-бабамнарга яздырып бүләк итәм, укыган саен рәхмәт әйтеп торалар. Без яңа белемнәргә омтылабыз дигән яшьләр бабайларны искелеккә тарта дип уйлыйдыр. Юк! Өлкәннәр сүзен тыңлый белергә кирәк. Яшьләр укысыннар, әби-бабаларына аны яздырсыннар, чөнки “Өмет”тә милләтебез, дәүләтебез турында күп мәгълүмат бар.

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: