Барлык яңалыклар
Демография
15 сентябрь 2022, 15:20

Уфада “Ана һәм бала сәламәтлеге” форумы үтте

Чарада бик актуаль сораулар күтәрелде.

Уфада  “Ана һәм бала сәламәтлеге” форумы үтте
Уфада “Ана һәм бала сәламәтлеге” форумы үтте

14 сентябрьдә Уфада  “Ана  һәм бала сәламәтлеге II Медицина форумы үтте. Аның кысаларында  “Репродуктив сәламәтлек.  Җәмгыять һәм дәүләтнең ачык диалогы”  темасына түгәрәк өстәл оештырылды.

   Чараның инициаторы - Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы республика үзәге.  Дискуссия кысаларында репродуктив сәламәтлекнең актуаль проблемалары, шулай ук бу өлкәдә дәүләт һәм коммерцияле  булмаган оешма вәкилләренең уртак  хезмәттәшлек  мөмкинлекләре тикшерелде.

    Чара чикләрендә белгечләр төбәктә сәламәт бала табу өчен  шартлар  һәм дәүләт  ярдәмен  арттыру  турында  фикер алышты. Статистикага  ярашлы, быел  Башҡортстанда 40 мең сабый дөньяга  килгән.

    Бу саннар үткән еллардагы  күрсәткечләр белән чагыштырганда түбән дип исәпләнә. Медицина форумында туымны  арттыру, әниләр сәламәтлеген ныгыту өчен каралган  профилактик  чаралар,  савыктыру һәм реабилитация ярдәме  кебек  сораулар күтәрелде.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: