Барлык яңалыклар
Демография
9 сентябрь 2022, 13:02

Изгелек

Яхшылык кылырга беркайчан да соң түгел.

Изгелек
Изгелек

Яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел.

Яңа уку елының икенче атнасы ахырына җитте. 1 сентябрь – Белем бәйрәме, аңа әзерлек шаукымы сүрелеп бетмәде әле. Китап кибетенә йөгерүләр, кирәкле әсбапларны юллау дәвам итә. Тегесе кирәк, монысы кирәк булып тора.

Ел саен матур традиция булып кабатлана килүче “Баланы мәктәпкә әзерләш” акциясендә катнашып, үсеп килүче буын язмышында актив позициядә торучы, һәрьяклап ярдәм кулы сузучы өлкәннәр булганда, кыен матди хәлдә калган гаиләләргә дә җиңелрәк булып китә. Быел да Чакмагыш районы Гаилә хезмәтенә шундый ярдәм килде. 1 сентябрь алдыннан БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов елдагыча бу акциягә кушылып, уку әсбаплары бүләк итте. Яңа әсбаплар тиешле адреслар буенча барып җитеп, сабыйларны сөендерде.

Мондый изге эштән РБ Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Усманов та бер елны да читтә калмый. “Баланы мәктәпкә әзерләш!” акциясе булмаган очракта да мине гражданлык позициям һәм йөрәгем – башкалар кебек үк рухлы, максатчан, яхшы укырга теләгән, иленең патриоты булырга омтылучы ярдәмгә мохтаҗ балалар бар. Син бу изге эштән читтә калырга тиеш түгелсең, дип әйтер иде. Шул уйларымны мин даими рәвештә тормышка ашырырга омтылам. Быел командам белән уку-язу кирәк яраклары белән рюкзаклар тупладык һәм төрле яшьтәге 24 баланы сөендердек. Балаларга иң изге теләгем: яхшы укысыннар, тәртипле булсыннар, өлкәннәрне һәм кечеләрне хөрмәт итсеннәр, чын кеше, гражданин булып үссеннәр” ди Ирек Марс улы.

Шулай, уку еллары белем, шатлык, максатлар һәм яхшы кәеф биреп, матур булып истә калырга тиеш. Һәр баланың уен, язмышын үз йөрәге аша уздыручы мондый өлкәннәр күбрәк булсын.

Изгелек
Изгелек
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: