Барлык яңалыклар
Демография
8 сентябрь 2022, 11:33

“Күңел йорты” ишекләрен ачты

Тормышлары ямьләнеп киткән.

“Күңел йорты” ишекләрен ачты
“Күңел йорты” ишекләрен ачты

Тормышлары ямьләнеп киткән.

 

Кабак авылында бу балалар бакчасының ачылуын күптән көттеләр. Аның яңа корпусына шундый күңелле исем бирделәр.

Бу балалар учреждениесен 2014 елдан җитәкләүче  Ралия Искәндәрова бакчада урын җитмәү мәсьәләсен ун ел элек күтәреп чыккан булган. Мондый эшнең тиз генә хәл ителмәвен аңлаган кешеләр сабырлык белән көтәргә булалар һәм ул бәхетле сәгать җиткән!

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында 50 урынлык заманча балалар бакчасы калкып чыккан. Бүген биредә 1,5-3 яшьлек балалардан ике төркем җыелган. Төп корпустан өч тәрбияче һәм ике тәрбияче ярдәмчесе күчкән. Хәзер пешекче кирәк. Ике сакчы алганнар.  “Безгә урам җыештыручы да кирәк, – ди бакча мөдире

Индира Гарифуллина, –  тирә-якны матурларга, кыш кардан тазартырга кирәк булачак.”

Монда аларга район Советы депутаты Ришат Галләмов ярдәм кулы сузарга булган, ул кар тазартучы техника вәгъдә иткән.

Ә ниндие кирәк – анысын инде Индира Риф кызы үзе хәл итәчәк.
Район башлыгы Альфир Сабиров үз бүләген тапшырган – ул бик яхшы телевизор. Бу бәйрәм шатлыгын уртаклашып, туган ягында яшәп иҗат итүче җырчы һәм композитор, мультиинструменталист, «Йәшлек-шоу – 2020» фестивале җиңүчесе Ришат Рәхимов музыкаль бүләк ясаган.

Кабакта хәзер тормыш элеккегә караганда күпкә җанлырак һәм ямьлерәк.

 

“Күңел йорты” ишекләрен ачты
“Күңел йорты” ишекләрен ачты
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: