Барлык яңалыклар
Демография
8 сентябрь 2022, 13:32

БР Дәүләт Җыелышы тәкъдим белән чыкты

sobaka.ru
Фото:sobaka.ru

Шушы көннәрдә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Дәүләт Думасына “Балаларны  сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салучы мәгълүматтан саклау турында”гы федераль законга үзгәрешләр проектын кертте.  Атап әйткәндә проектта балалар һәм үсмерләр арасында “чайлдфри” идеологиясен таратуны тыю тәкъдим ителә.

Чайлдфри хәрәкәте активистлары бала табудан аңлы рәвештә баш тартуны  пропагандалый. Бу исә җәмгыятьтә гадәти кыйммәтләрнең югала баруына, халык санының кимүенә китерергә мөмкин.

Корылтай рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, закон проектын кабул иткән очракта, аны бозучыларга штраф каралачак. Гражданнар өчен штраф 2дән алып 3 мең сумга кадәр тәшкил итсә, вазифа биләүчеләр өчен  бу сумма 10 мең сумга кадәр барып җитәргә мөмкин.

50 мең сумга кадәр штраф юридик шәхесләр өчен каралган. Ул очракта  юридик шәхеснең  эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылып торырга да мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: