Барлык яңалыклар
Демография
16 август 2022, 10:26

“Герой Ана” исеме кайтарылды

Тагын нинди үзгәрешләр бар?

“Герой Ана” исеме кайтарылды
“Герой Ана” исеме кайтарылды

Тагын нинди үзгәрешләр бар?

 

Русия Президенты Владимир Путин  “Герой Ана” Указына кул куйды. Бу югары дәүләт бүләгенә Русиядә яшәүче, ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан  хатыннар, унынчы баласына 1 яшь тулгач лаек була. Шулай ук грамота һәм алтыннан бриллиант һәм эмаль белән ясалган орден тапшырылачак. Бу күкрәк билгесе биш чатлы йолдызны хәтерләтә. Йолдыз уртасында  РФ гербы төшерелгән  түгәрәк медальон тора. Ул кызыл эмаль белән капланган һәм “Герой Ана” язулы рант белән уратылган.

Бу бүләккә лаек буласы Ананың башка балалары да исән булырга тиеш. Баласы Ватанны саклаганда, хәрби, граждан, һөнәри хезмәтен үтәгәндә, терактта, Гадәттән тыш хәлләрдә, эш урынында зыян күрүдән, һөнәри авыру сәбәпле гомере өзелгән, хәбәрсез югалган булган очракта да бу исем бирелә һәм бу категория Аналарга бер тапкыр 1 миллион сум акча түләнә.

Владимир Путин “Ата-ана даны” бүләгенә лаек булганнарга бер тапкыр 200 000 сум акча бирүне раслады. Ул бүләккә лаек булачак гаиләләргә орден тапшырылганда 100 000 сум түгел, ә 500 000 сум акча түләнәчәк. 2022 елның 1 гыйнварыннан бу бүләккә лаек булучыларга өстәмә акча биреләчәк, дип хәбәр итә “Аргументы и факты”.

 

“Герой Ана” исеме кайтарылды
“Герой Ана” исеме кайтарылды
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: