+24 °С
Ачык
Республиканың алты муниципалитетының спорт мәктәпләренә тәрбияләнүчеләрне спорт чараларына йөртер өчен 6 Ford Tranzit микроавтобуслары кайтты. Чыгымнарның гомум суммасы 18 миллион сум тәшкил итте, дип хәбәр итәләр БРның Спорт министрлыгында.
“Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Демография” милли проектына карый. 2021 елда Бәләбәй, Туймазы районнары, Нефтекама, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре спорт мәктәпләре өчен автобуслар сатып алынды.
Чыганак: tuimazy.bashkortostan.ru