Барлык яңалыклар
Демография
16 декабрь 2021, 14:37

Безне нинди киләчәк көтә?

Tesla һәм SpaceX корпорацияләренә нигез салган Илон Маск дөньяда бәбиләр тууы кимү цивилизация өчен иң зур хәвефләрнең берсе дип белдергән.

Безне нинди киләчәк көтә?
Безне нинди киләчәк көтә?

Миллиардерның бу белдерүе планетада халыкның күп булуы һәм климат үзгәрүе сәбәпле бала табудан баш тарту статистикасы үсүе фонында яңгырады.

         “Әгәр кешеләр балаларны күбрәк тудырмаса, цивилизация җимереләчәк. Минем сүзләремне исегездә тотыгыз”,—дигән дөньяның иң танылган эшкуары Илон Маск. Ул билгеләвенчә, күпләр планетада артык күп кешеләр яши һәм кешелек популяциясе контрольсез үсә дип уйлый. Ләкин мәгълүматларга күз салганда, моның алай булмавы аңлашыла. “Кешеләр җитми”,—ди ул.

         Morgan Stanley финанс конгломератының аналитик язмаларына ярашлы, кешеләр балалар тудырудан торган саен ныграк баш тарталар, чөнки алар глобаль җылытуны, экстремаль һава шартларын һәм уңыш җитешмәвен кичерә алмаудан куркалар. Бу тенденция туымның глобаль дәрәҗәсенә кыска вакыт эчендә тискәре йогынты ясый ала диелә.

         Бу уңайдан бөтен дөнья хөкүмәтләре борчылуларын белдерә. Кытайның кайбер төбәкләрендә туымны арттыруга дәртләндерү өчен акчалата субсидияләр булдырганнар. Чехия премьер-министры Андрей Бабиш, Европаның төп халкы арасында туымны арттыру — халык саны кимүен туктатуның бердәнбер юлы, дип белдерде. Русия президенты Владимир Путин да демографиянең ил өчен төп проблемаларның берсе булуын билгеләде.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: