Барлык яңалыклар
Демография
2 сентябрь 2021, 11:58

Июльдә арткан

Арытаба ничек булыр?

vk.com
Фото:vk.com

Белгечләр республикада июльдә туым артуын теркәгән.

Республика территориясендә  елның җиденче аенда дөньяга 3 490 сабый туган. Узган ел белән чагыштырганда бу 87 балага (+2,6%) күбрәк.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Башкортстан бу күрсәткеч буенча илдә – бишенче, Идел буе федераль округында икенче урында тора.

“Республика гаиләләрендә өченче һәм аннан соңгы туган бәбиләрнең артуы дәвам итә. Мисал өчен, 2021 елның гыйнвар-июлендә аларның саны 7036га җиткән. 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 355 нәнигә күбрәк (+5,3%)”, – диләр ведомствода.

Әмма 2021 елда гомумән алганда туымның кимүе саклана әле. Быел барлыгы 22 779 бала туган. Узган елның июль-гыйнвары белән чагыштырганда бу 3,3 процентка (23 559 бала) кимрәк. Шулай да төбәктә  туымның кимүе 1,1 процентка азайган. Бер ел элек ул 4,4 процентка кимегән иде.

 Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: