Барлык яңалыклар
Демография
6 июль 2021, 20:55

35 меңнән артык кешене тикшергәннәр

Бик зур сан бит бу!

Республика үзәгеннән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүче 35 меңнән артык кеше “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” профилактик акция кысаларында медицина тикшерүе үткән.

Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә белдерде.
2021 елда бу акция өченче тапкыр үткәрелә. Ул 19 апрельдә башланып киткән иде һәм 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты – кешеләргә медицина ярдәме һәм диагностикасын якынайту, йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә стадиядә ачыклау. Күбрәк кешеләргә медицина ярдәмен якынайтыр һәм табибларга булган нагрузканы тигез бүлер өчен мобиль медицина поездлары 6 маршрут буенча эшли. Акциядә 25 машина, 158 медицина хезмәткәре (шул исәптә “Мать и дитя” клиник госпитале һәм БДМУ белгечләре дә) җәлеп ителгән.
19 апрельдән алып акция кысаларында табиблар 205 кешедә яман шешкә шик белдергән, 167 кешегә шикәр диабеты диагнозы куелган. 26 кеше туберкулезга тикшеренергә һәм 789 кеше үзенең артериаль кан басымына игътибар итәргә тиеш. Бу пациентларга дәваханә стационарларына өстәмә тикшеренү үтәргә юллама биргәннәр.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: