Барлык яңалыклар
Демография
7 июнь 2021, 14:15

21 балалары бар

Русиядә туып-үскән 23 яшьлек Кристина Грузиягә баргач, 57 яшьлек миллионер Галип Озтөрек белән таныша.

Грузиядә бер гаилә пары суррагат аналар ярдәмендә 20 балалы булган.
Русиядә туып-үскән 23 яшьлек Кристина Грузиягә баргач, 57 яшьлек миллионер Галип Озтөрек белән таныша. Малтабар туган илендә гомерлеккә төрмәгә утырту карары чыгарылганнан соң Грузиягә күченгән булган.
Пар никахлашу белән зур гаилә турында хыяллана башлый. Нәтиҗәдә алар суррогат аналар хезмәтен файдаланырга кирәк дигән карарга килә. 2020 елда Кристина белән Галип гаиләсендә Мостафа исемле бала дөньяга килә. Мостафа — парның беренче баласы, Кристинаның беренче иреннән 6 яшьлек кызы бар. Галипның исә Төркиядә гаиләсе, хатыны һәм 9 баласы, торып кала.
Мостафа туганнан соң пар гаиләне тагын да ишәйтергә кирәк дигән карарга килә. Малтабар суррогат аналарга 138 мең фунт стерлинг (14 млн. сумнан күбрәк) акча түләгәннән соң, гаилә тагын да 20 балага байый.
Акчалы гаиләнең 16 бала караучысы бар. Күп балалы ата-ана аларга ел саен 67,7 мең фунт стерлинг (7 млн. сумга якын) акча түли.
“Башка әниләр балаларын ничек караса, мин дә сабыйларымны шулай карыйм”,— ди, баш-аягы белән бала тәрбияләү эшләренә чумган Кристина. Балалары кичке 8дән иртәнге алты сәгатькә кадәр йоклый. Кристинаның үзенең йокысы туймый, шулай да ул зарланмый, чөнки мин бик җитди адымга баруымны баштан ук аңлап-белеп тордым, ди.
Алай гына да җитмәгән, Галип белән Кристина киләчәктә гаиләләренең тагын да ныграк зураячагына өметләнә. Алар башкача суррогат аналар хезмәтеннән файдаланырга җыенмауларын, әмма үзләренең балалары туачагына зур өметләр баглауларын белдерә.
Читайте нас: