Барлык яңалыклар
Демография
3 июнь 2021, 13:43

Кытайда өч балага рөхсәт

Кытай властьлары гаиләләргә өч бала табарга рөхсәт иткән.

Кытай властьлары гаиләләргә өч бала табарга рөхсәт иткән.
Әлеге карар Кытай коммунистлар партиясе Үзәк комитеты политбюросы киңәшмәсе йомгаклары буенча кабул ителгән. Аны генераль секретарь Си Цзиньпин хуплаган.
Карарның кайчан үз көченә керәчәге әлегә билгеле түгел. Бу карар илнең эчке сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләргә китерәчәк: моңа кадәр кытай гаиләләренә ике бала гына табарга ярый иде.
Быел февраль ахырында бер гаиләгә әлеге бу законны бозган өчен зур гына суммада штраф салынган. Эшкуар ханыбыз Чжан Жунжун ире белән “идеаль сан” булсын өчен дөньяга җиде бала китерәләр. Законны бозганнары өчен алар бер миллион юаньнән артык (155 мең доллар) штраф түләргә мәҗбүр булганнар. Әгәр штрафны түләмәсләр, 5 малай һәм 2 кыз балаларына шәхес танытмалары бирелмәс иде.
Билгеле булуынча, 1979 елдан 2015 елга кадәр Кытайда “бер гаилә — бер бала” демография сәясәте үткәрелде. 2016 ел башыннан илдә гаилә парларына ике бала табарга рөхсәт ителде.
Кытай властьлары халык санының күп артуына бәйле проблема күргәнлектән, 1970 елдан алып закон нигезендә гаилә күләмен чикли, чөнки шуның аркасында илнең җир, су һәм энергетика ресурсларына чамадан тыш зур көч килә.
Мәгълүм булуынча, бүген Кытайда 1млрд. 400 милллионнан артык кеше яши. Икенче урында Һиндстан —аның халкы 1млрд 373 миллионнан артык. Русия Федерациясендә — 146 миллион чамасы.
Читайте нас: