Барлык яңалыклар
Демография
8 апрель 2021, 12:43

Кешеләр ник күп үлгән?

Пандемия кирәкне бирде...

БР Дәүләт Җыелышы комитеты утырышында депутатлар кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмовның докладын тыңладылар.
Кеше хокуклары буенча вәкилгә юлланган 5 мең мөрәҗәгатьнең шактыйлары пандемия белән бәйле булган: медицина ярдәменең сыйфаты, дәваханәләрдә яту шартлары, СанПиН кагыйдәләренең үтәлеше һәм башкалар.
Рим Каюмов белдерүенчә, тиешле медицина ярдәмен ала алмау үлем очракларының артуына китергән. “Хроник чирләр белән интегүчеләрдән, план буенча ясалырга тиешле операцияләрне көтүчеләрдән тиешле медицина ярдәме ала алмау белән бәйле шикаятьләр күп булды. Моның сәбәпләре дәваханәләрнең профильләре үзгәрүгә генә түгел, ә пандемия аркасында кертелгән чикләүләргә дә кайтып кала. Минем карашка, бу үлем дәрәҗәсе арту сәбәпләренең берсе булды”, – ди.
“Сәламәтлек саклау өлкәсендәге оптимизация дә, яшәү урыны буенча кече дәваханәләрнең бетерелүе дә үз ролен уйнады, – диде Рим Каюмов. –2005 елдан алып республикада ФАПлар саны 200гә кимеде. Участок дәваханәләре саны өч тапкыр кыскарды. Кадрлар мәсьәләсе дә актуаль”.
Читайте нас: