Барлык яңалыклар
Демография
18 март 2021, 00:18

Бөтенрусия халык исәбен алуга без әзерме соң?

Аны 2021 елның икенче яртысында үткәрергә планлаштыралар.

Башкортстан башлыгы Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлеккә зур игътибар бирә, аны 2021 елның икенче яртысында үткәрергә планлаштыралар.

. – Безнең республика бу масштаблы вакыйганы үткәрүгә тулысынча әзер. Барлык кирәкле норматив-хокукый база булдырылган, штат формалашкан – 10 меңгә якын кеше халык санын алуда катнашачак, – диде Радий Хәбиров. - Әзерлек этабында без кешеләргә җанисәпнең сан өчен генә үткәрелмәвен, ул социаль сәясәтнең адреслы һәм нәтиҗәле тормышка ашырылуы өчен кирәклеген аңлатабыз. Ягъни, безнең халык мәнфәгатендә.
Читайте нас: