Барлык яңалыклар
Демография
10 март 2021, 00:39

Балалар бакчасы. Кәгазьдә – бар, гамәлдә – юк...

Сафка тапшырылган бакчага балалар һаман йөрми.

Уфа прокуратурасы башкаланың Дим бистәсендә “Демография” милли проекты кысаларында төзелергә тиешле балалар бакчасын сафка тапшыргандагы закон бозу очракларын тикшерә.
Төбәкнең күзәтчелек итү ведомствосы мәгълүматлары буенча, 2018 елның декабрь аенда “БРның капиталь төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе торглар оештырмыйча “Русиянең Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең 3 санлы төзелеш идарәсе” учреждениесе белән төзелеш-монтаж, файдалануга тапшыру эшләрен башкаруга, балалар бакчасына төрле корылмалар һәм җиһазлар сатып алуга 227 миллион сумлык дәүләт контрактлары төзегән.
Чынында исә генераль подряд килешүе нигезендә югарыда язылган эшләр “Промэнерго” компаниясе тарафыннан башкарылган.
Подрядчикның килешү шартларын үтәмәвенә һәм БРның Торак һәм төзелеш өлкәсендә күзәтчелек итү дәүләт комитетының объектның проект документациясенә туры килү хакындагы бәяләмәсе булмавына карамастан, “БРның капиталь төзелеш идарәсе” объектны кабул иткән һәм башкарылмаган эшләргә акчалар түләгән.
“Билгесез шәхесләренең законсыз гамәлләре аркасында 2019 елда сафка тапшырылган балалар бакчасы һаман эшләми. Җинаятьчел-хокукый бәя бирер өчен прокуратура әлеге объектка кагылышлы документларны тикшерү органына юнәлткән. Эш материалларын өйрәнү нәтиҗәсендә “хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды”, – диләр БР Прокуратурасында.
Бу вакыйга ниндидер ерак бер районда яисә шәһәрчектә булса, аптырыйсы да түгел кебек. Башкалада исә шундый очракларны бөтенләй күз алдына китереп булмый. Кебек. Кызганычка каршы, “кебек” кенә шул. Чөнки бу факт расланган. Ничәмә зур-зур дәүләт уреждениеләре акчалар бүлгән, кайсылары “төзегән”, кайсылары “сафка тапшырган”, кайсылары төзелешне “кабул иткән”. Әмма шат һәм көләч йөзле балалар бу бакчага йөрми шул. Гәрчә ул сафка тапшырылса да.

Русча “Чудны дела твои, Господи” диясе килә...
Читайте нас: