Барлык яңалыклар
Демография
4 март 2021, 13:44

Бала тап!

Бу бәхәсле мәсьәлә, әлбәттә...

Башкортстанда “Бала тап” проекты старт алды.
Проект “Башкортстан аналары” оешмасы, Сәламәтлек саклау белән Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары башлангычында барлыкка килгән.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән чаралар, йөклелекне өзгән чакта хатын-кызлар сәламәтлегенә янаган хәвеф турында консультацияләр үткәрү планлаштырыла.
Проектта катнашуга республиканың район һәм шәһәрләреннән 15тән алып 40 яшькәчә 10 меңгә якын хатын-кыз җәлеп ителәчәк. Мәгълүмати-аңлату эшләрен мәктәпләрдәге өлкән сыйныфлар укучылары, урта махсус белем бирү учреждениеләре студентлары, балалар йортларында һәм социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, шулай ук катлаулы тормыш хәлләренә калган хатын-кызлар арасында үткәрәчәкләр.
Оештыручылар бу проект яшьләрнең гаилә коруны планлаштырырга өйрәнүенә, көтелмәгән йөклелекне булдырмаска, нәтиҗә буларак, республикадагы абортлар саны кимүенә китерер дип ышана.
Проектның ниятләре изге, әлбәттә. Илдә демографик хәл шактый кискен тора. Абортларны акламаган хәлдә дә, кайчагында эшсез, тораксыз, терәксез, ярдәмчесез хатын-кызларның бала табулары ятимнәр үрчетүгә тиң миңа калса...
Читайте нас: