Барлык яңалыклар
Демография
18 февраль 2021, 13:50

Кимүгә барабыз

2040 елга Русиядә халык саны 130 миллионнан чак кына күбрәк тәшкил итәчәк. Шулай дип саный бәйсез демограф Алексей Ракша.

2040 елга Русиядә халык саны 130 миллионнан чак кына күбрәк тәшкил итәчәк. Шулай дип саный бәйсез демограф Алексей Ракша.
Халык саны кимүен булдырмас өчен күп финанс, атап әйткәндә, ел саен 5 триллион сумга якын акча кирәк булачак. Аныңча, мәсьәләне хәл итү буенча чаралар өчен эчке тулаем продукт җитештерүенең 4—5 процентыннан да кимрәк булмаган суммада акча тотынырга кирәк.
Эксперт шулай ук соңгы дистә елларда дөньяның бөтен илләрендә дә туым кимүенең даими күзәтелүен билгели. Ә менә Африкада, Урта Азиянең Таҗикстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан илләрендә, киресенчә, балалар күп туа.
2020 елга Русия статистика комитеты алдан бәяләвенчә, Русиядә 146,24 млн. кеше яши. Бу — 2019 елга караганда 510 меңгә азрак.
Былтыр декабрьдә вице-премьер Татьяна Голикова, ковид-19ның таралуы Русиядә үлем санына йогынты ясавы һәм демография хәлен катлауландыруы турында белдергән иде. Русиянең 11 төбәгендә исә халык санының табигый артуы күзәтелә.
Читайте нас: