Барлык яңалыклар
Демография
26 гыйнвар 2021, 16:55

Төбәк Башлыгы янә әти булды

Бәхетле сабый булсын!

Бәхетле сабый булсын!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген дүртенче тапкыр әти булды. Каринэ ханым аңа тагын бер малай бүләк итте.
Шулай итеп, бүгеннән башлап, 26 гыйнвар Хәбировлар гаиләсендә гадәти көн булмас. Бүген Радий Фәрит улы һәм Каринэ ханым чираттагы тапкыр әти һәм әни булдылар.
Нарасый Уфада туган. Сабыйга нинди исем кушканнардыр, ул хакта әлегә белмибез.
Бу хәбәр иртән чыганакларда күренеп калган иде инде. Әмма анда сабыйны Каринэ ханым Мәскәүдә тудырган, дип язылган иде. «Башинформ» агентлыгы Төбәк Башлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән, анда сабыйның тууы турында мәгълүматны раслаганнар. Әни һәм бәби үзләрен яхшы хис итә.
Шулай итеп, Хәбировлар гаиләсендә хәзер өч егет үсә. Дүрт яшьлек, инде хәзер абый кеше - Фәритнең энесенә нинди исем кушарлар? Җәмәгатьчелекне кызыксындырган сорауларның берсе шул хәзер. Белгәч тә язарбыз, дуслар, сайтны караштырып торыгыз.
Әниләр исән-сау булсын, ә бәбиләр көнләп түгел, сәгатьләп үссен!
Читайте нас: