Барлык яңалыклар
Демография
11 гыйнвар 2021, 17:45

Җылы канат астында

Эльза һәм Ирек Мәкәримовлар күпләргә үрнәк әти-әни.

Эльза һәм Ирек Мәкәримовлар күпләргә үрнәк әти-әни.
Мишкәгә баргач, беренче булып Өръяды авылындагы почта бүлекчәсендә тукталуыбыз турында язган идем инде. Шунда ук гадәти булмаган язмышлы кешеләр хакында бәян иттеләр безгә, ә кайсылары белән шунда ук таныштык та. Хат ташучы булып эшләүче Эльза Мәкәримова шундый үзенчәлекле язмышлы ханым булып чыкты. Кайсы яктан, ничек бәяләп карыйсың бит, мин аның хакында җыйнак кына итеп булса да, аерым язарга кирәк дип таптым. Чөнки моның өчен бик тә мөһим сәбәпләре бар.
Кыйгы районының Юныс авылыннан килен булып төшкән Эльза бу якларга. Ирек Фәнил улы белән матур гаилә корып, балалар үстереп, зур тормыш юлына чыгарганнар инде. Кызлары Гүзәл – гаиләле. Аннан кечерәк Азат белән Лианалары да буй җиткергән. Азат хәрби хезмәттә.
Ә гаиләгә соңрак килеп кергән тагын ике шатлык әле мәктәптә. Төшенгәнсездер, биш балалы Мәкәримовлар гаиләсендә тәрбиягә алган бер малай, бер кыз да гаилә җылысын тапкан бит.
2013 елны алар үз гаиләләренә 8 яшьлек Ксенияне алалар. Дүрт ел узуга, 2017 елда, 3 кенә яшьлек Радмир да аларның улы булып китә. Эльза белән Ирекнең игътибары, күңел җылысы сабыйларга тормыштагы иң мөһим – әти-әни назын тулысынча татып яшәргә форсат бирә. Сабый гына чакта әнисез калган балалар икесе дә яңа гаиләдә: “Әти”, “Әни”ле.
  • Радмир да инде икенче сыйныфта укый. Бик тырыш, булдыклы,
  • сәләтле балалар. Тыңлашалар. Үзем дә аларга карата зур җылылык хисләре кичерәм. Үземнең кызлар: “Әни син безгә карата усалрак идең. Аларны ныграк яратасың”, диләр. Миңа калса, аермыйм, бердәй яратам кебек, – ди Эльза елмаеп. –Ксения бик матур тавышлы, җырлый. Икенче елга укырга китәм дип тора. Яныбызда әле Радмир кала. Ул да бигрәк якын, ияләште, беркая да китәргә таба түгел. Әбисе эзләп килгәч, кунакка да бармады. Безнең белән әйбәт, ди. Алай әйтүләре безгә сөенеч кенә. Ышаныч өсти. Үз балаларым кебекләр, бер аерма да юк.
    Субай авылында яши Эльза белән Ирек Мәкәримовлар. Күп эшне бергәләшеп эшлиләр, иңгә-иң җиңелрәк бит. Ә авыл дөньясын үзегез беләсез. Почтага килеп, хатларны-гәзитләрне алалар да, Яңакышка китәләр. Матур табигать кочагына иркенләп утырган авылны йөреп, эшне төгәлләгәнче көн үтә.
    Мәкәримовлар зур, матур өйдә яши. Һәр баланың аерым бүлмәсе булсын дип, янкорма төзегәннәр. Күп итеп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Декабрь аеның ап-ак бәскә төренгән көнендә гөрләтеп каз өмәсе дә үткәрде алар. Шуннан беләм, без барган көнне Эльза “иртәгә өмә” дип әзерләнеп калган иде. Өрьяды почта бүлеге җитәкчесе Алия Мортазина Эльзаны фәкать мактап кына телгә алды. “Бик чиста торалар, пөхтәләр. Зур, тату гаилә. Ире бигрәк сабыр да, акыллы кеше. Эльзаны тыңлап, хөрмәт итеп яши. Бөтен эшне хатыны белән киңәшләшеп эшли. Үзе оста куллы, эшләмәгән эше юк – балта остасы. Барын да үз куллары белән эшли, күрше-күләнгә дә ясап, төзеп бирә. Эльза бәйләмгә оста. Шәлләр дә бәйли. Һич эшсез тормый. Икесе дә пар килгән, осталар, уңганнар, булдыклылар”.
    Алиянең хезмәттәшенә карата игътибары, шундый җылы мөнәсәбәте аркасында без дә, сез дә шундый олы йөрәкле кешеләр белән таныштык. Югыйсә, эштән башканы белмәгән Эльзаның шундый олы йөрәкле әни булуы турында белми дә кайтып китәр идек. Мондый кешеләр белән очрашу күңелне баета, сөенеч өсти. Шул пар канатлар астында җылы тапкан, әти-әни назына чорналган балалар өчен шатланасың.
    Тормыш кайда матур? Әнә шундый Эльза һәм Ирек Мәкәримовар кебек тырышып дөнья көтеп, бер йөрәкне бишкә бүлеп яшәүче үрнәкле, тәрбияле кешеләре булган җирдә матур ул. Гаилә бәхетегез озын гомерле, шатлык-куанычлы булсын, дуслар. Яңа елда да бәхеттә, рәхәт яшәргә язсын!
    Читайте нас: