Барлык яңалыклар
Демография
1 гыйнвар 2021, 17:34

Яңа ел төнендә ничә сабый туган?

Кызлар күбрәкме, әллә малайлармы?

Башкортстанда яңа 2021 елның беренче сәгатьләрендә 15 сабый дөньяга аваз салган.
Төнге 00.00 сәгатьтән иртәнге 06.00 сәгатькә кадәр республикада 6 малай һәм 9 кыз туган. 2021 елның беренче сабые Уфада Республика перинаталь үзәгендә 00.30 сәгатьтә дөньяга килгән. “Кыз баланың авырлыгы – 3,5 килограмм, гәүдә озынлыгы 52 сантиметр дип теркәлгән”, – ди төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат секретаре Софья Алешина.
Былтыр яңа ел төнендә 20 бала – 11 малай һәм 9 кыз дөньяга килгән иде.
Ә яңа ел төнендә туган балалар саны буенча рекорд 2015 елда куелды. Ул чакта елның беренче алты сәгатендә 29 сабый – 19 малай һәм 10 кыз туды.
Читайте нас: