Барлык яңалыклар
Демография
17 декабрь 2020, 15:05

Бәхет-шатлыкларыгыз белән туыгыз!

Быел республикада ун ай эчендә 35 меңгә якын сабый туган. Төгәлрәк әйткәндә, 34408 бәбәй.

Быел республикада ун ай эчендә 35 меңгә якын сабый туган. Төгәлрәк әйткәндә, 34408 бәбәй. Бу 2019 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, туым 2,9 процентка кимрәк булган.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында бу җәһәттән Марий Эл белән Удмуртиядә генә хәлләр чагыштырмача яхшы тора: аларда бәбиләр тууы 2,3 һәм 2,6 процентка кимегән.
БР Хезмәт, халыкны социаль яклау һәм гаилә министрлыгыннан белдерүләренчә, Башкортстанда гаиләдә икенче һәм өченче балалар тууы артуы уңай күренеш дип бәяләнә. 2020 елның гыйнвар-октябрендә гаиләдә чираттагы бала булып 9813 нәни дөньяга килгән. Бу исә 2019 елга караганда 595 сабыйга күбрәк дигән сүз.
Читайте нас: