Барлык яңалыклар
Демография
17 ноябрь 2020, 00:00

Балаларның хәвефсезлеге - беренче чиратта

Булачак бала караучылар төрле гадәттән тыш хәлләрдә балаларга беренче ярдәмне күрсәтә белергә тиеш.

Балаларга беренче ярдәм күрсәтү буенча дәресләр шундый девиз астында үтте. Булачак 10 бала караучы тренажерларда шөгыльләнеп тәҗрибә туплады.
Бу дәресләр “Бала караучыларны профессиональ әзерләү һәм сертификация үзәге” проекты кысаларында оештырылды. Бу проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантында җиңү яулаган иде. Булачак бала караучылар төрле хәлләрдә балага ярдәм итү очракларын өйрәнде. Әйтик, баланың тын алу юлына әйбер тыгылган, бала тончыккан һәм башкалар. Алар кан агуны туктатырга, жгут салырга, яраларны эшкәртергә, бәйләргә, йөрәккә туры массаж ясарга өйрәнде. Азактан барсына да сертификатлар тапшырылды.
Бу проектның авторлары әйтүенчә, “Демография” милли проекты кискен борылыш алдында тора: 2018-19 елларда яслеләрдә 90 мең урын урынына 78 мең генә урын булдырылган. Өч яшькә кадәр балалар саны илдә 1 млннан артык санала. Шуңа да мондый проектлар бала караучыларны сертификацияләп, бөтен баланы да профессиональ тәрҗияле ясарга планлаштыра. Гаилә балалар бакчалары төзергә була, алар үз өйләрендә баланы алып кала алыр иде.
Чыганак:
Читайте нас: