Барлык яңалыклар
Демография
10 ноябрь 2020, 15:55

Хәлең ничек, яшь кеше?

Башкортстан статистика хезмәте уйландырырлык саннар китерә.

Башкортстан статистика хезмәте уйландырырлык саннар китерә. Мәгълүматларга ярашлы, Башкортстанда соңгы берничә дистә елда яшьләр саны тиешле дәрәҗәдә, ягъни республика халкының чирек өлешен диярлек тәшкил иткән. 2020 ел башына исә яшьләр 19,5 процент, ягъни 788 мең кеше тәшкил иткән.
Бүген республика шәһәрләрендә - 517 мең, ә авыл җирләрендә 270 мең яшь кеше яши.
14тән 30 яшькә кадәрле һәр мең ир-егеткә шәһәрдә - 1077 хатын-кыз туры килсә, авылларда 827 дип атала.
Яшьләр республиканың икътисади актив халкының 25 процентка якынын тәшкил итә. Кызганычка каршы, хезмәт базарында яшьләр йә эш тәҗрибәсе җитешмәү, йә бөтенләй булмау сәбәпле, еш кына өлешләтә мәшгуль, йә бөтенләй эшсез булып санала.
2019 ел йомгаклары буенча, яшьләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе 6,5 процентка җитә.
Миңа калса, яшьләрне эш белән тәэмин итү буенча көчле дәүләт программасы булмый торып, мәсьәләне чишү җиңел булмаячак.
Читайте нас: