Биш мең сум сизелерлек ярдәм булыр.
Ана капиталына хокукы булган 1 млн гаилә 5000 сум өстәмә түләүгә гариза тапшырган инде. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Антон Котиков белдерде.
"Бүгенге көнгә, ана капиталына хокукы һәм 3 яшькә кадәр сабые булган 1 млн.нан артыграк гаилә, һәр балага ай саен түләнәсе 5000 сум акчаны түләүне сорап мөрәҗәгать итте инде", – диде ул.
Балалы гаиләләрнең чыгымнары күп. Бу акчалар күп гаиләләр өчен сизелерлек ярдәм булачак.
В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән проектларның берсе булган “Демография” милли проекты кысаларында илебезне киләчәктә төзиячәк яшь буынны тәрбияләүдә бик мөһим ярдәм чаралары тәкъдим ителә.