Барлык яңалыклар
Демография
26 март 2020, 11:35

Аерылышучылар саны кими

Әйткәндәй, никахларның гомере дә кыскара.

Әйткәндәй, никахларның гомере дә кыскара.
Узган ел аерылышучылар саны 11 процентка кимегән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча рәсми статистика шуны белдерә. РИА Новости бу мәгълүматны МДУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Оксана Кучмаева сүзләренә таянып җиткерә.
Былтыр Русиядә 527,8 мең гаилә аерылышкан. 2018 елда ул сан 590,6 тәшкил иткән.
Әмма Русиялеләр күбрәк өйләнешә дә башлаган. Никахлар саны 2,5% ка арткан, 2018 елда 894,2 мең пар никах теркәсә, 2019 елда ул сан 916,9 меңгә җиткән.
Росстат белдерүенчә, иң күп никах теркәүчеләр һәм аерылышучылар саны 2018 елда булган.
Рәсми парлашучыларның кимүен Кучмаева никахларның моделе үзгәрүе белән аңлата. Парлар хәзер никахларын теркәми яшәүне өстен күрә. Ә яшьләр аны бөтенләй кирәк тапмый.
Башкортстан буенча 2019 елда 25 мең яңа гаилә теркәлгән һәм 15,4 мең гаилә таркалган.
Никахлашу буенча иң яхшы күрсәткечләр Балтач, Дуван, Иглин, Краснокама, Баймак, Бәләбәй районнары, Межгорье һәм Сибай шәһәрендә, Уфаның Ленин районында.
Монда парлар арткан һәм аерылышучылар кимегән.
16 районда күбрәк туй ясаганнар. Бу - Аскын, Баймак, Гафури, Балтач, Краснокама, Миякә, Дуван, Дүртөйле, Зилаир, Стәрлетамак, Уфа, Иглин, Чакмагыш, Чишмә, Бәләбәй, Ишембай районнары.
Межгорье, Нефтекама, Сибай шәһәрләрендә һәм Уфаның - Дим, Орджоникидзе, Ленин, Октябрьский районнарында туйлар ясап өйләнүчеләр арткан.
Процентларда бу 0,6 % дән 54,8 % җиткән.
Бөрҗән, Кыйгы, Кушнарен районнарында никахка керүчеләр саны 2018 ел дәрәҗәсендә калган.
Ә 24 районда, Агыйдел, Кумертау, Межгорье, Салават, Сибай шәһәрләре, шулай ук Уфаның Калинин һәм Ленин районнарында аерылышучылар саны кимегән.
Гаилә һәм никах мәсьәләләре РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында карала.
Читайте нас: