Барлык яңалыклар
Демография
20 март 2020, 17:20

Токмач та киселде, сыерчык оясы да әзер!

Туймазының “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгенең бер тармагы – ул татар якшәмбе мәктәбе.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш. (Г.Тукай)
Туймазының “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгенең бер тармагы – ул татар якшәмбе мәктәбе.
Әлбәттә, бу гадәти мәктәп түгел. Төп өстенлек сөйләм телен үстерүгә бирелә. Төрле уен дәресләре, әкиятләр, шигырьләр, җырлар, биюләр аша балаларда туган телгә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләнә.
Татар теле дәресләре түгәрәген Айгөл Гәрәева алып бара. Алар төрле мәдәни чараларга, бәйрәмнәргә дә әзерләнә. Менә шушы айларда гына алар “Татар егете – 2020” һәм А.Алиш әкиятләре буенча әзерләнгән “Бәйрәм әкияте” уздырган.
“Әкиятне без халыкара хатын-кызлар көненә әзерләдек. Гүзәл затларыбызны, әниләребезне үзенчәлекне тамаша белән сөендердек. Шулай ук аларга агачтан эшләнгән милли бизәкләр дә әзерләдек. Бик матур булды. –дип сөйли ул. – “Татар егете – 2020” бәйгесендә дә укучылар бик теләп катнашты. Алар туган телебездә үзләре белән таныштырды, осталыкларын күрсәтте.
Егетләр, аеруча, үзләрен спорт сөючеләр итеп танытты. Шулай да сәнгатьтә тә сынатмадылар. Матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар - тел байлыкларын да тикшердек, кадак та кадакладык. Алар дәртләнеп, бер-берсенең кулыннан чүкечне түземсезлек белән көтеп алдылар. Кыскасы, менә дигән чын татар егетләре үсеп килә!”
Менә шушы көннәрдә мәктәптә тагы бер кызыклы һөнәр дәресләре үтә. Кызлар үзебезнең милли ризык - токмач басарга һәм кисәргә өйрәнә. Малайлар да бу вакытта тик утырмый, канатлы дусларны каршы алырга әзерләнә – сыерчык оясы ясый. Аш-су осталыгына Айгөл Гәрәева һәм Гәзимә Фәсхетдинова, ә агач эше осталыгына Рим Фәсхетдинов өйрәтә.
Татар кызының уңганлыгын да камыр басуына карап сыныйлар. Алар пөхтә, уңган, тырыш булырга һәм чиста әшләргә дә тиеш. Менә татар мәктәбенә йөрүче кызларыбыз да нәкъ шундыйлардан. Беренче тапкыр йомырка ватып, камыр басып, аны җәеп, кисүе генә ни тора!?
Кызлар эштән куркып тормыйлар, бик матур һәм нечкә итеп токмач кисәләр. Афәрин, булачак хуҗабикәләргә!
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дип халык мәкале. Күрше бүлмәдә җиң сызганып эшләгән малайларның да бер генә минут буш вакыты да булмый. Үзләре үлчи, тактаны кисә, шомарта, кадаклый. Эш тәмам. “Төмәнәк” татар үзәгендә урнашкан сыерчык оясы үзенең канатлы хуҗаларын көтә.
Мондый үзенчәлекле дәрестә әти-әниләр дә бик теләп катнаша. Менә шундый юнәлештәге дәресләр күбрәк булсын иде дигән теләктә кала.
Айгөл ШӘЙМӘРДАНОВА
Читайте нас: