Барлык яңалыклар
Демография
15 март 2020, 12:05

Симерүне профилактикалау буенча яңа программа

Һәр дүртенче кеше симезлектән җәфа чигә.

Һәр дүртенче кеше симезлектән җәфа чигә.
Русиядә 30 яшьтән өлкән һәр икенче кеше артык гәүдә авырлыгыннан интегә. Һәр дүртенчесе – симезлектән җәфа чигә.
Белгечләр симерүне профилактикалау буенча яңа программа тәкъдим итә.
-30 яшьтән өлкән русиялеләрнең 55 проценты артык гәүдә авырлыгына ия. 26 проценты симезлеккә дучар ителгән, -дип белдерә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты.
Бу тиешенчә хәрәкәт җитешмәү һәм дөрес тукланмау бәласе, ди белгечәр. "Шулай ук микронутриентлар - витаминнар, минераль матдәләр, микроэлементлар җитми", - ди диетолог. Русиялеләргә йод җитешмәвен дә өстәп әйтә.
“Йод дефициты үсмерләрнең үзләрен тотышында чагыла. Бу девиант күренешләрне хәмер куллану, тәмәке тарту көчәйтә. Чөнки йод дефициты IQ ны киметә”, –ди эндокринолог Екатерина Трошина.
Тәмәке тарту һәм хәмер эчүгә каршы көрәш өчен булдырылган норматив-хокук актлары РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында гамәлгә кертелә.
Читайте нас: