Барлык яңалыклар
Демография
11 март 2020, 03:19

Башкортстанда ничек бушлай ЭКО ясатырга?

Сәламәт бала сөюдән дә зуррак бәхет юктыр бу дөньяда...

ЭКО, яисә экстракорпораль аталандыру бала сөя алу бәхетеннән мәхрүм гаиләләр өчен әти-әни булуда бердәнбер мөмкинлектер.

Русиядә бу хезмәтне мәҗбүри медицина страховкасы фонды исәбенә башкарып чыгарга була. Ел саен республикада бу мөмкинлектән 2 меңнән артык хатын-кыз куллана. 2020 елда Башкортстан бу максатка өстәмә 83 миллион сум акча бүлде. Бу чыганаклар чиратны тагы да 650 кешегә кыскарта алачак.
Кемгә тиеш һәм кая мөрәҗәгать итәргә?

Әгәр дә 1 ел һәм аннан артыграк вакыт дәвамында сакланмыйча даими җенси тормыш алып барганда хатын авырга кала алмый икән, бу очракта түлсезлек хакында сүз йөртергә була. Ир-аттамы, хатын-кыздамы түлсезлек диагнозы – мөһим түгел. Теләсә нинди очракта сез дәүләт исәбенә ЭКО программасында катнаша аласыз дигән сүз.
Бушлай ЭКО ясату тәртибен сылтама аша укып белә аласыз.
Читайте нас: