Барлык яңалыклар
Демография
5 март 2020, 17:48

Бәләбәй шәһәрендә беренче бала туган

Халык сабыйга Радий дип кушарга тәкъдим иткән.

Бәләбәй шәһәренең бала табу йорты биш ел эшләмичә торганнан соң, кичә беренче сабый дөньяга килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Бәләбәй бала тудыру йортында озакка сузылган ремонттан соң ул бүген беренче булып туды. Бәләбәйдә бала тудыру йорты, сыйфатсыз ремонттан соң озакка сузылган судлар башлангач, 2015 елдан бирле эшләмәде. Зур шәһәрдә йөкле хатын-кызлар өчен бу мыскыл итүгә тиң иде. Үткән язда без мәсьәләне хәл итү юлын табуга ирештек”, – дип яза республика Башлыгы.

"Демография" милли проекты кысаларында Бәләбәй бала тудыру йортын ремонтлау өчен республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүленгән. Ул вакытта Радий Хәбиров төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы статусында иде, ул урындагы хатын-кызларга бик кирәк булган медучреждение ремонтын тиз арада тәмамлап, кулланышка тапшырырга кушкан иде.

Социаль челтәрләрдә халык яңартылган бала тудыру йортында беренче булып туган сабыйның әнисенә улына Радий дип исем кушарга тәкъдим иткәннәр.
Читайте нас: