Барлык яңалыклар
Демография
2 март 2020, 17:35

Ана күңеле баладамы?

“Мин элек баласын сөймәгән аналарны күреп тәнкыйтьли идем. Ничек яратмыйсың инде, имеш... Үз башыңа төшмәсә аңламыйсың икән шул..."

Баланың бармагы авыртса, ананың йөрәге авырта, диләр. Газизенең хәлен, кәефен мең чакрымнар аша да тоя ул. Чөнки тугыз ай буе йөрәк астында йөрткәннән, аның һәр тибешен сизеп, очкылык тотканын санап йөргәннән соң мең газаплар кичеп тапкан сабыен барысыннан да яхшырак белергә, аңларга, яратырга өйрәнә. Ана – бала өчен иң изге фәрештә. Бу кырыс тормышта ул аның иң беренче яклаучысы һәм саклаучысы. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш. Һәрхәлдә табигать тарафыннан шулай корылган. Аллаһы тәгалә тарафыннан шулай яратылган... Тик ни аяныч, соңгы вакытта аналар арасында үз баласының җанын кыючылар саны арта.
Бу хакта статистика мәгълүматлары сөйли. Русиядә ел саен 5 мең шундый җанөшеткеч җинаять кылына. Кубань дәүләт универститеты тикшерүләренә ярашлы, Русиядә үз балаларын нигездә 30-40 яшьлек хатыннар үтерә. Аларның 74 проценты психоневрология диспансерында исәптә тормаган, яртысы кияүдә булган, моңарчы да бала тапкан.
Нинди шайтан җилкетә соң ана дигән бу затларны? Ата-ана баланың газраиле булган җинаять инфантицид дип атала. Ул берничә төргә бүленә. Яңа туган баланы үтерү очрагы ­– неонатицид. Бик күп медицина тикшеренүләре бала тапканнан соң хатын-кызның вакытлыча “үз акылында булмавын” исбатлый. Хатын-кыз үзендә мондый чирнең барлыгын белмәскә, тыныч кына яшәп ятарга мөмкин. Ә менә йөклелек яки тулгак газаплары ул чирләрне кузгатып җибәрә. Шуңа күрә мондый җинаять тә аерым маддә буенча тикшерелә. Бүгенге көндә РФ Җинаять кодексының 106 маддәсе буенча (анасы тарафыннан яңа туган сабыйны үтерү) иң күбе 5 елга төрмә көтә. Әлбәттә, һәр җинаять аерым тикшерелә. Мәсәлән, ана кеше баласын үтерү теләге барлыгын берничә тапкыр кабатлаган булса, бу инде алдан уйлап эшләнгән җинаять рәтендә каралырга һәм гомерлек төрмә белән янарга да мөмкин.
“Мин элек баласын сөймәгән аналарны күреп тәнкыйтьли идем. Ничек яратмыйсың инде, имеш... Үз башыңа төшмәсә аңламыйсың икән шул... Авырга узганчы мин күңелле һәм рәхәт яшәдем. Шул ук вакытта бала тууга да әзер кебек идем. Тик башкачарак килеп чыкты. Баламны авыр таптым. Акушерлар да “малга караган кебек” дорфа булды. Син беренчесе түгел, соңгысы да түгел, янәсе. Бәбидән котылганнан соң да төшләремдә тудырган чагымны күреп куркып уяна идем. Сәламәтлегем какшады: лактостаза, артык килограммнар, тән тирсендә ачык яралар, чәч коелу... Чирләр белән бергә балага карата нәфрәт хисе көчәйде. Ул гына минем рәхәт бәхетле тормышымны урлады бит, – дип сөйли бер яшь ана. – Бала елавы башны шартлатыр чиккә җиткерә иде. Туктатырга тырышып мин аны ныграк селкетә идем, ә ул, куркып, тагын да ныграк елый иде. Түзәлмичә мин аны караватка ташлыйм. “Тумасаң яхшырак булыр иде” дип кычкырам. Ә аннан начар ана булуыма гарьләнеп, кире алып елый идем”.
31 яшьлек Катя ире бала сорагач, биш аборттан соң алтынчы баласын калдырырга булган.
“Йөклелек минем өчен гомеремнең иң бәхетсез чагы булды. Мин беренче айдан ук баламның төшеренә өметләнеп яшәдем. Әмма ул төшмәде. Табарга барганда да “шуның” эчемнән тизрәк чыкканын көттем. Бала тугач, җиңелрәк булыр дигән идем. Тискәресе килеп чыкты. Эшкә чыгалмадым, акча җитмәде. Маникюрга барырга да ни акчаң, ни вакытың булмауның ничек кыен икәнен беләсезме?! Болар барысы да мине изде. Бала булмасын иде дигән уй ешайды. Күбесе баласын тәрәзәдән ташлыйсы килә дип сөйли. Миндә андый уй тумады. Ә менә саф һавада йөргәндә колясканы машина астына этеп җибәрү теләге көчле булды. Ничек колясканы этеп җибәрәм дә, ничек ул тәгәрмәч астында кала – барысын да тәфсилләп күз алдына китерә идем. Миңа бала жәл иде, әмма аннан ныграк мин үземне жәлләдем”, – ди ул.
Бу хатыннар үз вакытында психологка мөрәҗәгать итеп өлгергән. Шунда гына алар мондый уйларның яшь аналар өчен берникадәр норма булуын белгән. 2015 елда америкалылар үткәргән тикшерүләргә ярашлы, аналарның 70 процентында яшь баланың эч авыртуына түзә алмый төн буе елавы агрессия тудыра. Шул чорда 26 процентының башына баласын үтерү уе бер тапкыр булса да килгән.
Психолог Кочетков үз балаларына зыян салу уе борчыган аналар белән эшли. Андыйлар саны гади кеше уйлаганнан күбрәк. Бары тик алар үзләрен контрольдә тотарга тырыша, үзләренә еларга да, ялгыш кына балага акырырга да юл куймый. Психолог сүзләренә караганда, чынлыкта андый хатын-кыз үз баласына зыян салырга сәләтле түгел. Алар нибары әледән-әле үз баласын үтергән аналар турындагы матбугатта таралган җанөшеткеч хәбәрләр йогынтысы астында яши. Шуңа үз вакытында тиешле психологик ярдәм күрсәтелмәсә, хәлләр аянычлы тәмамланырга да мөмкин.
Зур шәһәрләрдә авыр хәлдә калган хатын-кызларга сыеныр үзәкләр бар. Анда ире җәберләүдән качучылар гына түгел, депрессиядәге яшь аналар да килә ала. Әмма мондый үзәкләр бүгенге көндә яртылаш буш тора. Чөнки үз проблемасын сөйләсә, баласын тартып алырлар, ана хокугыннан мәхрүм итәрләр, учетка куярлар, “психушка”га ябарлар дип куркалар. Кызганычка каршы, опека органнарының гел ана һәм бала мәнфәгатендә генә эшләмәве турында да хәбәрләр әледән-әле пәйдә була шул.
Инфантицидны булдырмау турында сүз чыкса, иң беренче башлап, теләмәгән бала тумасын өчен саклану чараларын дөрес куллануны пропагандалау һәм беби-бокслар турында сүз кузгаталар. Ә чынлыкта хатын-кыз йөккә узгач ук аның психик хәләтен дә тикшереп тора башларга кирәк, ди психолог Марина Билобрам. Йөкле хатынның әнисе, ире белән мөнәсәбәтләрен ачыкларга, күңел хәләтен өйрәнергә кирәк, ди. Болар барысы да “послеродовая депрессия”гә сәбәпче булырга мөмкин.
Әлбәттә, “элек унар бала тапканнар, депрессия дигәннәрен белмәгәннәр әле” диючеләр булыр. Әйе, әбиләребез көнләшерлек дәрәҗәдә көчле рухлы һәм нык булган шул. Хәер, аларның күңел төшенкелегенә бирелеп утырырга буш вакыты да, кирәкмәгән мәгълүмат белән миен чүпләргә чыганагы да булмаган. Хәзерге заман кешеләрен рухи яктан гарипләгән бик күп нәрсәдән азат яшәгән алар.
Кировта ана кеше аңлы рәвештә фатирдагы краннарны ябып, азык-төлекне яшереп өч яшьлек кызын ялгызын гына калдырып чыгып киткән. Сабый ачлыкка түзә алмыйча кер юу порошогы ашаган вакытта бу зат (ана түгел, кеше дип атау да дөрес түгел) Instagram битендә тәмле ризык пешерергә өйрәтеп утырган. Баласының үлгәнен белә торып, социаль челтәрләрдә “минем алтыным” дип кызының фотоларын ураштырган. Монда инде бала тапкандагы стрессның бер кысылышы да юк. Монда бүгенге заманның коточкыч чынбарлыгы: иң изге, иң көчле саналган бәйләнеш – бала белән ана арасындагы җепнең өзелеп килүе. Безнең җәмгыятьтә, бигрәк тә яшь буында эгоизм көчәйгәннән көчәя бара. Үзең өчен яшәргә өйрәтәләр, үзеңне яратырга өйрәтәләр, үзеңне беренче урынга куярга өйрәтәләр... Бүген телевидениедә һәр икенче тапшыру азгынлык, кансызлык һәм көчләү күренешләре аша гомум халыкны зомбилаштыруга корылган, ялган кыйммәтләрне тагучы, булачак аналарның аңын гарипләүче тапшыруларны да дистәләп санап була. Шуңа тагын бер цензура, бер чик куелмаган интернетны өстәгез. Баланы да интернетка фотоларын урнаштырыр өчен генә табалар сыман. Күрсәтеп мактана торган уенчык урынына тоталар...
Бала тапканнарның барысы да анага әйләнми шул. Аларның үз баласына карата бер хисе дә юк. Алар ана була белми. Русиянең иң зур трагедиясе – ана булу институты бетү. Хәер, ата булу институты да юк...
Баласының җанын кыйган хатыннарны бер нәрсә берләштерә – бәхетсез шәхси тормыш. Ире ташлаган, авырын төшертергә өлгермәгән, яшәргә урыны юк, эштә “кыскартканнар”. Хатын-кыз үз проблемаларын хәл итү юлларын таба алмый, нәтиҗәдә бар нәрсә дә ярсыта. Бөтен ачуын баладан ала. Үз бәхетсезлеген аңардан күрә. Аерылышу, милек бүлү, ирне кире кайтырарга тырышу, көнләшү кебек очракларда газиз балалары аналар өчен шантаж коралына әйләнә. Үч алу уе аффектка китерә. Ә андый очракта кеше нишләгәнен белештерми. Психик сәламәт кешеләр бу коточкыч җинаятькә эмоцианаль мотив белән бара ди белгечләр.
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип белми әйтмиләр. Үскән гаиләсендә алган тәрбия дә баланың киләчәк тормышында зур роль уйный. Русия суд психиатрлары тикшеренүләре ачыклавынча, баласын үтерүгә барган хатын-кызның 68 проценты бәхетсез гаиләдә тәрбияләнгән, 85 процентының үзе төзегән гаиләдә конфликтлар булган. Алдау, җәнҗал, сугышу, кимсетүне көн саен күреп үскән кызлар киләчәктә бу күренешне үз гаиләсенә дә алып керә. Сабыеның гомерен кыйган аналарның күпчелеге балачакта эмоциональ, сексуаль, физик көчләү кичергән.
Ниндидер ыгы-зыгылы агрессив дөньяда, тискәре мәгълүмат “колаклардан аккан” заманда яшибез. Ашыгабыз, чабабыз, әмма бернигә җитешмибез. Ниндидер могҗиза эзлибез, ә бит янда шул сабыйның булуы үзе үк могҗиза. Шуны аңласын иде кешеләр. Рухи кыйммәтләрне дөрес аңласыннар, яшь буынга дөрес аңлатсыннар иде. Яратуга корылган, әхлаклы, иманлы гаиләдә генә ана исемен югары күтәреп барырлык аналар үсәдер ул...
Читайте нас: