Барлык яңалыклар
Демография
29 февраль 2020, 15:30

Гаилә кабат бергә

Сабыйның хәле ничек?

Сабыйның хәле ничек?
Кабатланмас язмышлы егетебез Рөстәм Нәбиев гаиләсе, ниһаять, бергә. Авырып китеп дәваханәгә эләккән кечкенә Әминә савыкты һәм алар инде өйдә.
Табиблар кечкенә кызчыкка үпкә ялкынсынуы дигагнозы куйган иде.
“Дәваханәдә шәфкатьле белгечләр аңа тиешле ярдәм күрсәтте, берничә көндә сабыебыз савыга башлады”, - дип язган иде Рөстәм Инстаграмында.
Ике көн элек инде әти кеше кызларын дәваханәдән каршы алды.
Табиблар күргән чараларның шифасы тисен. Әминә һәм башка сабыйлар да авырмасын, сәламәт булып үссен!
Читайте нас: