Барлык яңалыклар
Демография
2 февраль 2020, 02:32

Ике атна эчендә 22 балалар бакчасы лицензия алачак

Тик моңа кадәр бер проблеманы хәл итәсе бар.

Республикада 22 балалар бакчасы 15 февральгә кадәр лицензия алачак. Бу хакта республика Хөкүмәтендә «Обрчас» кысаларында узган киңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров хәбәр итте.
Ул узган ел республикада Владимир Путинның май указларына ярашлы «Демография» милли проекты буенча төзелгән 22 балалар бакчасын лицензияләү турында сөйләде. Шуларның 15е мәктәпкәчә белем алуга лицензия алган. Калган 7се буенча әле эш дәвам итә.
Хөкүмәттә билгеләп үтелгәнчә, бу күпчелек очракта кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү һәм монтажлау белән бәйле.
"Лицензияләү процедурасын озакка сузучы бер проблема кала, сүз Стәрлетамак районының Загородный авылы турында бара. Әлеге вакытта анда җирне муниципалитетка тапшыру мәсьәләсе хәл ителмәгән. Моны без эшләп куярбыз", - диде Фәнүр Ягафәров.
Барлык яңа балалар бакчалары да 15 февральгә кадәр лицензия алырга тиеш.
Читайте нас: